Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Безне җыр кавыштырды», – диләр Тукай районыннан Люция Мостафина һәм Рәшит Мөслимов

Яр Чаллының моңлы җырчысы Люция апа Мостафина гомере буе сәхнәдән төшмәгән, 24 яшендә тол калып, өч баласын берүзе үстергән. 60 яшен тутыргач кына язмыш җилләре аны гомер көзендә ялгыз калган Солтан абый белән кавыштырган иде. Ләкин, кызганычка каршы, парлы бәхет озакка бармады - дүрт ел элек Люция апага Солтан абыйны...

«Сынауларны җиңәргә җыр булышты»

Аларның икесенең дә гомер юллары сокланырлык. Балачактан авырлыкларны җиңеп үскән кешеләр.

Әле 3 яше тулганчы ук Люция апаның әнисе үлеп китә. Әтисе үги ана алып кайта. Шул көннән башлап кыз өйдә артык кашыкка әверелә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, аны шәһәргә бер белмәгән кешеләргә бала карарга җибәрәләр. Аннары язмыш җилләре Люцияне бөтенләй чит-ят җиргә - Кемерово өлкәсенә алып китә. Шунда Люцияне Вагыйз исемле егет урлап алып китә. Өйләнешәләр, бер-бер артлы ике кызлары, бер уллары туа. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, 24 яшендә ирен эштән кайтканда хулиганнар кыйнап үтерә. Аннары Братск ГЭСына китә, төзелештә төрле эшләрдә эшли. Өч бала белән чит җирләрдә шулай кайсы почмакка бәрелергә белми йөргәннән соң, 1971 елда Чаллыга кайтып төпләнә. Тулай торактан урын бирәләр. Төзелеш оешмасының кадрлар бүлегенә инспектор булып урнаша. Чаллыда кичке мәктәпне тәмамлый, аннары машина төзүчеләр техникумына укырга керә, ничек тә белем алырга омтыла. Шул уй белән ул аннары Казанга финанс-икътисад институтына документларын тапшыра. Диплом алгач Башкортстанның Агыйдел шәһәренә кадәр йөреп эшли. Аннары Алабугага күченә. Анда 13 ел яшәгәннән соң, 1998 елда, кире Чаллыга кайта. Балалары өчесе дә югары уку йортларын тәмамлап, үз һөнәрләре буенча хезмәт итәләр.

Беренче җырлары белән Люция Мостафина төзелеш оешмаларында эшләгән елларында халык алдына чыга. Шәһәрдә үткән бик күп концертларга чакыра башлыйлар аны. Аннары ел саен үзенең аерым концертларын бирә башлый. Күбрәк «Шахта», «Сарман», «Рамай», «Картуф» кебек халык җырларын башкара. Сәхнәдән бер вакытта фонограммага җырламый, үз тавышы белән чыга.

Атказанган комбайнчы Рәшит Мөслимов - Теләнче Тамакның хөрмәтле кешесе

Люция апа кече яшьтә үк әнисеннән калса, Рәшит абый гомере буе әти җылысын күрергә тилмереп яши. Әтисе 1939 елда фин сугышына киткәндә, Рәшит туып кына кала. Сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы авыр елларда Җәннәт апа ирләр генә күтәрә алырдай эшне башкара - комбайнга утыра. 27 ел буе штурвал артыннан төшми ул. Әнисенең 1938 елда бер төркем ир-ат комбайнчылар арасына басып төшкән фотосын әле бүген дә кадерле бер ядкарь итеп саклый Рәшит абый. Кечкенәдән әнисенә ияреп йөргән Рәшит тә шушы изге һөнәргә - икмәк үстерүгә тартыла. Буй җиткереп, дүрт ел армия хезмәтен үтеп кайтканнан соң ук комбайнга утыра. Шул вакыттан башлап 70 яшькә кадәр, ярты гасырдан артык, кыр корабында басуларны иңли ул. Бераз акча туплауга яраткан кызы Нәкыягә тәкъдим ясый. Өйләнешеп Сарман районының Шыгай авылында яши башлыйлар. Кызлары һәм уллары туа. Соңрак Теләнче Тамакка күченеп йорт салалар. Кызлары Гөлзар да югары белем алалар. Илгиз тормыш иптәше Рузалия һәм балалары белән Теләнче Тамакта яши. Азнакай районында агрофирма җитәкли. Гөлзар исә гаиләсе белән Чаллыда гомер итә.

Рәшит абый Мөслимовның авылда хөрмәте бик зур. Комбайнга өйрәткән егетләре генә күпме! Рәшит абыйның хезмәте өчен бирелгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, кыр батыры бүләкләре санап бетергесез. 2001 елда дәрәҗәле исемгә - «Татарстанның атказанган механизаторы» булуга ирешкән.

Кызганычка каршы, хатыны Нәкыя апаның гына гомере иртә өзелә. 52 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше моннан өч ел элек авырып дөнья куя.

«Җыры белән үзенә каратты»

Люция апа белән Рәшит абыйның танышулары исә болайрак килеп чыга. Ике ел элек Люция Мостафина Теләнче Тамак Сабантуена җырларга килә. «Сабантуй бара. Мин йорт янындагы бакчада утырам. Бәйрәм урыны бездән ерак түгел. Анда сөйләгәннәр дә, җырлар да аермачык ишетелә. Ә мин җырлар тыңларга бик яратам», - дип сөйли Рәшит абый. Аннары ул шушы моңлы көйләрне башкаручының үзе белән танышу җаен таба - Люцияне үз машинасында Чаллыга илтеп куя. Люция апа Рәшит абыйга җырлар кассетасын бүләк итә. Шулай итеп, танышу дуслыкка әйләнә. Көннәр буе Рәшит абый Люция апа белән телефоннан сөйләшә. Рәшит абый бергә яшәү турында уйлый башлый. Бу уен улы Илгизгә җиткерә. Картлык көнеңдә үзеңә иптәш булыр дип, улы ризалыгын бирә. Люция апаның да балалары каршы килми. Шулай итеп, сигезенче дистәне ваклап барганда алар уртак тормыш башлыйлар.

«Мин инде Солтан үлгәннән соң кем беләндер яңадан кавышу турында уйлап та карамаган идем. Рәшит мине киң күңелле булуы, кайгыртучанлыгы, тыныч холкы белән үзенә каратты. Минем өчен шулай борчылып йөргән кешегә үземнең дә яхшылык белән җавап бирәсем килде, каршы килмәдем. Ир-атка ялгызы яшәү бигрәк тә авыр бит ул. Хәзер шулкадәр ияләнеп киләм - янымнан бер дә читкә җибәрәсем килми», - ди Люция апа. Чаллыга Люция апаның фатирына да кайтып киләләр, ләкин күбрәк Теләнче Тамакта яшиләр. «Җәй көннәрендә Рәшит мине үзе эшләгән басуларга алып чыгып китә, урманнарда йөрибез, табигать белән хозурланабыз. Ул бөтен юлларны, сукмакларны белә. Йорт янындагы бакчада яшелчәләр үстерәбез. Рәшит абыеңның кулы алтын: слесарь да ул, электрик та. Ләкин 80гә якынлашканда көч кенә кими бара», - дип өсти Люция апа.

Йортларында чисталык, җылы мохит. Стенкадагы фотоларда Рәшит абыйның ярты гасыр бергә гомер иткән хатыны Нәкыя апа белән төшкән фотолары истәлек булып саклана, алар янында балалар, оныклар белән төшкән рәсемнәр. Люция апа аларның барысына да хөрмәт белән карый, кадерләп тота.

Люция Мостафина бу атнада тамашачыларын концертына чакыра

Бу шимбәдә, 8 апрель көнне, Люция Мостафина Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда яраткан тамашачылары өчен тагын бер концерт бирәчәк. «Соңгы ике елда концертлар тукталып торган иде. Мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева да «Сәхнәдән югалдың әле?» дигәч, быел 75 яшьлек юбилей елым да булгач, иҗатымны яратучыларны тагын бер кат җыярга уйладым. Нигездә, репертуарымда булган җырларны башкарачакмын. Гомер буе кешеләрне яраттым, шуңа күрә халык җырларын җырлыйм», - ди Люция Габдрахмановна. Барлык тукайлыларны һәм чаллылыларны ул концертына көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев