Кызыклы һәм файдалы

Ташкабак уылдыгы

Кирәк: 3 кг ташкабак, 2 кг помидор, 1әр кг кишер һәм суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм 9 процентлы аш серкәсе, 4 аш кашыгы шикәр комы. Яшелчәләрне эре итеп турарга һәм һәрберсен аерым савытта үсемлек маенда кыздырырга. Майны кыздырырлык кына салырга кирәк. Аннан барысын бергә кушып, 1 сәгать пешерергә. Блендер...

Кирәк: 3 кг ташкабак, 2 кг помидор, 1әр кг кишер һәм суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм 9 процентлы аш серкәсе, 4 аш кашыгы шикәр комы.

Яшелчәләрне эре итеп турарга һәм һәрберсен аерым савытта үсемлек маенда кыздырырга. Майны кыздырырлык кына салырга кирәк. Аннан барысын бергә кушып, 1 сәгать пешерергә. Блендер ярдәмендә боламык хәленә килгәнче изәргә. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырырга.


Нет комментариев