Сливадан повидло
Кызыклы һәм файдалы

Сливадан повидло

Сливадан повидло

Моның өчен 2 килограмм слива һәм шул күләмдә шикәр комы кирәк булачак. Беренче эш итеп, юылган җимешләрнең төшен алабыз. Аннан соң иттарттыргыч аша чыгарабыз. Шикәр комының яртысын әлеге массага кушып, сүлпән утта 10-15 минут кайнатабыз. Сүндереп, калган шикәр комын өстибез һәм эрегәнче яхшылап болгатабыз. Стерелизацияләнгән банкаларга тутырып, саклауга куябыз.

Ландыш Файзелхакова, 
Сосновый Бор поселогы, хуҗабикә


Нет комментариев