Кызыклы һәм файдалы

Гөлләр үстерәбез

► Әгәр дә чуар төстә булырга тиешле яфраклар яшел төскә керә икән, димәк, аларга яктылык җитми. ► Яфраклардагы ачык төстәге таплар бүлмәдәге җылылыкның һәрчак үзгәреп торуы, яктылык яки дымның җитмәвен аңлата. ► Гөл бик сирәк һәм әз чәчәк ата икән, моңа ул үскән урындагы шартлар тиешенчә булмау һәм дөрес тәрбия...

► Әгәр дә чуар төстә булырга тиешле яфраклар яшел төскә керә икән, димәк, аларга яктылык җитми.

► Яфраклардагы ачык төстәге таплар бүлмәдәге җылылыкның һәрчак үзгәреп торуы, яктылык яки дымның җитмәвен аңлата.

► Гөл бик сирәк һәм әз чәчәк ата икән, моңа ул үскән урындагы шартлар тиешенчә булмау һәм дөрес тәрбия кылмау сәбәпче булырга мөмкин. Гөлләрнең урынын алыштырырга - караңгы урыннан якты урынга куярга я, киресенчә, су сибүне киметергә, яки һаваның дымлылыгын арттырырга кирәк.

► Һәм тагын: гөлләр үзләре белән сөйләшкәнне, чәчәк атулары өчен рәхмәт укыганны, өсләреннән сак итеп тузан сөрткәнне ярата. Үзләренең матурлыгы, чәчәкләре белән куандырып торучы гөлләребезгә мәхәббәтебезне кызганмыйк.

► Гөлләрне үрчетү өчен яз ае - иң әйбәт чор. Үсемлекләрне, төренә карап, ботак, бүлбе, суганча, үсенте, мыекча, тамырларының бүленүе белән үрчетергә була.


Нет комментариев