Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Югары Суыксуда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Дүшәмбе көнне Югары Суыксу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Әлеге йорт 320дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Авылларда беренчел медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча республика программасы эшли башлаганнан бирле бездә дүрт авылда модульле ФАП төзелгән иде инде, ә болай итеп, районның үз көче белән аякка бастырылган медпунктлар соңгы елларда...

Агач бүрәнәләрдән төзелгән яңа бина чагыштырмача зур түгел - гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан артык кына. Монда пациентларны кабул итү бүлмәсе, процедуралар кабинеты, гинекология, күз авыруларын карау бүлмәләре бар. Барлык җиһазлар да яңа. Бусагадан аяк атлауга ук ниндидер бер җылылык каршы ала, бүлмәләр якты, матур.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты авылның үзәгендә - нәкъ иске бина торган урында салынган. Ә элеккеге медпункт бинасы инде, чыннан да, бик нык тузган булган. Сугышка кадәр салынган торакны сүтеп, бүрәнәләрен 80нче елларда шушында күчереп утырткан булганнар. Бинаның яртысы медпункт итеп, яртысы мәктәп буларак файдаланылган. Сәламәтлек саклау йортының хуҗасы, авылның фельдшеры Людмила Ханованың әйтүенчә, кыш көннәрендә медпункт эче бик нык салкын булган. Кыен хәлдән чыгуның җаен ничек итеп булса да табарга тырышкан фельдшер. Кайчан җылыткычтан файдаланган, кайвакыт, җай булганда, пациентларның өенә барган. Әйтергә кирәк, бина ачылу тантанасына килгән Югары Суыксу халкының барысы да Людмила Яковлевнага бу яктан бары рәхмәтен генә белдерде. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, үтенечебезне бер генә дә кире какканы юк, диделәр 25 ел стажлы фельдшер хакында.
Яңа медпунктка җәй көне, өч ай чамасы элек нигез салынган. Төзелешнең подрядчысы - "АвтоСтройИнком" оешмасы. Су кертү, канализация үткәрү кебек эшләрне - "Татарстан коммуналь челтәрләре", газ кертүне - "Тукай җылылык һәм газ оешмасы", электр үткәрүне Тукай электр челтәрләре башкарган. Гомумән, районда нинди генә объект төзелмәсен, бу оешмалар берсеннән дә читтә калмый. Тантанага килгән район башлыгы Васил Хаҗиев та аларга олы рәхмәтен белдерде. Шулай ук финанс ягын, оештыру эшләрен үз кулларына алган "Тукай азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Мөсәнниф Хановка, авыл җирлегенең элеккеге һәм хәзерге башлыклары Хәсән Җәгъфәровка һәм Наис Сәйфетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ФАП ачылу тантанасына кунак итеп шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов та чакырылган иде. Ул бүген беренчел медицина ярдәме күрсәтү урыныннан башка авылның яши алмавын, Югары Суыксудагы әкият өенә охшаш итеп җиткерелгән мондый матур һәм җыйнак медицина йортының республикада да булмавын, бинаның тышыннан ук җылылык бөркелеп торуын билгеләп үтте.
Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткергән Алсу Арсланова, җитәкчеләр җыелган форсаттан файдаланып, Югары Суыксуның тагын бер проблемасын искә алды. Биредә хәзерге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 15ләп бала бар, яшь гаиләләр төзелә, шуңа күрә нәниләр саны тагын да артыр дип фаразлана. Аларга бүген балалар бакчасы кирәк. Шушы мәсьәләне хәл итүнең берәр юлы табылса яхшы булыр иде, диде Алсу ханым.
Тантана тәмамланганнан соң, төзүче оешма җитәкчесе Ришат Хәбибуллин символик ачкычны Людмила Хановага тапшырды, кызыл лента киселде, аннары халык, бер булып, фельдшер-акушерлык пунктының эченә үтте. Шулай итеп, 350 еллык тарихы булган авылда халыкка хезмәт итүче тагын бер бина үз эшен башлады.
Шушы көннәрдә районда тагын бер шушындый объект ишекләрен ачачак - Таулы Дөрештә шулай ук районның үз көче белән төзелгән фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылачак. Ә киләсе елга Белоуска һәм Әҗмәкәй авылына модульле ФАПлар кайтарылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП