Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яшь талантлар авыру баланы дәваларга ярдәм итә

Круглое Поле поселогының мәдәният йортында популяр жыр башкаручы балалар һәм яшьләр арасында «Яңа дулкын – 2018» дип аталган район фестивале узды. Әлеге фестиваль районда яшәүче талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.  Фестиваль хәйрия концерты форматында узды. Барлык жыелган акча, бу – 16750 сум, Кеше Шилнә поселогында яшәүче 5 яшьлек авыру бала Захар Абрамовны тәрбияләүче гаиләгә бирелде.

Бәяне абруйлы өлкән остазлар – Яр Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаева, Халыклар дуслыгы йортының «Кавказ халкының тау биюләре» халык ансамбле җитәкчесе Дэни Абрамашвили, район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, район һәм мәдәният ял үзәгенең балетмейстеры Венера Кашапова, методисты Эльмира Шакирҗанова бирде. Жюри әгъзалары яшь талантларның вокал, сәхнә осталыгын, образлар белән эш итү, музыканың ритмын тою, номер куелышын бәяләделәр.
Беренчеләрдән булып тамашачылар алдына «Сәлам, җәй!» җыры белән ике кызчык – Самира Галиуллина һәм Эльвина Нематова чыктылар. Күлмәкләре дә шундый купшы, ачык төсле иде, чыннан да, җәйне хәтерләтте. Икенче булып чыгыш ясаган Диана Чернова һәм Айгиз Әхмәтов залда утыручыларның барысын да таң калдырды. Җырның сүзләре, көе һәрберебезнең җанына үтеп кергәндәй булды. Җыры да бит иң кадерле кеше – әни турында. Алга таба сәхнәгә көчле тавышлы Данил Сәйфуллин һәм Камилә Шабакаева чыктылар. Чыгыш вакытына остазлар тарафыннан туктатылган номерлар да булды. Жюри әгъзалары аңлатканча, аларга табигый тавыш кирәк, иярчен тавышлар кирәк түгел. Ләйсән Тимергалиева белән Анна Шәрифьянованың тавышларында да, номерында да шушы ике кызга гына хас сафлык, нәфислек бар иде. Ә Ангелина Исламова һәм Диана Еремееваның җыры һәрбер тамашачыны дәртләндерде, урыннан шул көйгә бирелеп, биергә мәҗбүр итте. Изалия Вәлиуллина Һәм Вероника Цитркоп җырлаганда бар зал кул чабып утырды. Кызларның татар халык киемнәре дә күз явын алырлык иде. Виолетта Андрианова һәм Светлана Гаршина шаян җыр белән тамашачының күңелен тагын да күтәрде, ә Сөмбел Зарипова һәм Азалия Галимҗанованы җырларын башкарудан соң чәчәккә күмделәр. Калган өч чыгыш – Дамир Исламов һәм Анна Саттарова, Миләүшә Лавренова һәм Азалия Хөснимәрдәнова, Алсу Габдуллина һәм Айзилә Фәрхетдинова башкаруында татар телендә иде. Аннары чын мәгънәсендә кияү белән кәләш кебек – ак күлмәк һәм ак костюмнан Данил Әюпов һәм Айсылу Тошева чыкты. 
Фестиваль азагында сүз Дэни Абрамашвилига бирелде. Өлкән остаз фестивальдә күбрәк рус телендә җырладылар дип, бераз тәнкыйтьләде, алга таба мондый чараларда татар җырлары да күбрәк яңгырасын иде, диде. 
Урыннар түбәндәгечә бәяләнде: Диана Чернова һәм Айгиз Әхмәтов гран-при алды, Айсылу Тошева һәм Данил Әюпов, Азалия Хөснимәрдәнова һәм Миләүшә Лавренова – I урын, Данил Сәйфуллин һәм Камилә Шабакаева, Алсу Габдуллина һәм Айзилә Фәрхетдинова – II урын, Ләйсән Тимергалиева һәм Анна Шәрифьянова, Анна Саттарова һәм Дамир Исламов, Виолетта Андрианова һәм Светлана Гаршина III урынга лаек булдылар. Призлы урыннарга эләкмәгән яшь талантларның барысына да катнашучы дипломнары бирелде.

Геннадий Хисаметдинов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы хәйрия