Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ял итәргә теләүчеләр күп, ләкин урыннар җитми

Июнь башланды. Июнь белән бергә укучыларның җәйге каникуллары да. Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып азапланса, әле мондый җитди эшкә тотынмаган бәхетлеләр рәхәтләнеп җәйге лагерьларда ял итә, экскурсия һәм походларга бара, кемнәрдер хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашып, җәен үзенә аз булса да мая тупларга планлаштыра.

Районда балаларның ял лагерьлары үз эшен 28 майда ук башлаган иде. Калмия авылы мәктәбе каршында оештырылган "Чемпион" лагере 2 июньгә кадәр эшләде. Спорт-сәламәтләндерү юнәлешен алган бу лагерьга 30 бала йөрде. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, организмын чыныктыру максатыннан һәр көнне төрле чаралар үткәрелде. Егет-кызлар 55нче янгын сүндерү частена экскурсиягә бардылар, хәрби комиссариатның армиягә чакыру бүлеге башлыгы Игорь Пасечников белән очраштылар.

2 июньнән 8енә кадәр шулай ук Калмиядә туризм юнәлешендәге "Робинзон" лагере эшли.

12 июньнән 30ына кадәр Новотроицкое мәктәбе базасында "Балкыш" лагере эшләячәк. Бирегә бию белән шөгыльләнергә теләүче балалар җыелачак. Барысы 60лап укучы килер дип планлаштырыла.

Районда 21 урында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Ремонт үткәрелү сәбәпле, быел бу исемлектән Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләре генә төшеп калды. 6 мәктәп укучыларны хезмәт һәм ял лагерьларына җыйды.

23 июньдә тәрбиячеләре белән бергә барлыгы 30 кеше Санкт-Петербург шәһәренә биш көнлек сәяхәткә кузгалачак.

Хезмәт мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашу турында бүген 130 бала предприятиеләр белән килешү төзегән. Аеруча Иске Абдулдан Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшләргә теләүчеләр күп.

Җәйге ял лагерьларының эшчәнлеге белән танышу максатыннан без дүшәмбе көнне Калмиягә "Робинзон" лагерена юл алдык. Сүз уңаеннан, "Чемпион"ны да, "Робинзон"ны да Калмия мәктәбе быел беренче мәртәбә генә кабул итте. Биредә Комсомолец, Кнәз, Калмия, Круглое Поле, Шилнәбаш, Бәтке мәктәпләреннән килгән 17 бала - 15 егет һәм 2 кыз ял итә. Мәктәп янындагы мәйданчыкта рәттән сигез палатка куелган. Урамда һава температурасы 10-12 градус тирәсе генә, ә палаткаларда мич ягылган диярсең - башны тыгарлык түгел. Әле җитмәсә, без барган көнне өстән коеп яңгыр да явып тора иде. Шулай да "яшь туристлар"ның кәефләре күтәренке. Безгә бик ошый, диләр алар. Берничәсе инде "Робинзон"га икенче, өченче елын килә икән. Һәр көн иртәнге зарядкадан башлана. Спорт уеннары, төрле ярышлар, эстафеталар үткәрелеп тора. Егет-кызлар биредә беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә, җәяүле туризм техникасы элементларына да, кыен ситуацияләрдән чыгарга да өйрәнәләр. Гитарага җырларын да җырлыйлар, ноутбуктан киноларын, фотоларын карыйлар. Якшәмбе көнне Минзәләгә аэроклубка сәяхәт ясаганнар. Парашютчыларны карау, самолетларны күзәтү егет-кызларга бик ошаган. Төштән соң "Дельфин" бассейнында үзләрен йөзү буенча сынаганнар.

Лагерьның җитәкчесе - Калмия мәктәбенең физкультура укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Марат Вәлиев һәм тәрбияче - Круглое Поленың физкультура укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Роза Ананьева өчен лагерь эше ят түгел. Бу юнәлештә инде алар күп еллык тәҗрибә туплаганнар. Туризм буенча инструктор вазифаларын яшь педагоглар Евгений Тонков һәм Геннадий Бураев башкаралар.

Оештыручыларның әйтүенчә, район балалары арасында мондый ял лагерьларына килергә теләүчеләр күп, ләкин урыннар җитми. Шулай ук укучылар лагерьда дүрт-биш көн генә түгел, ә күбрәк булырга телиләр. Алайса, танышып, дуслашып кына бетәсең, инде таралыр чак та җитә. Җитәкчеләр белән очрашканда да балалар шушы фикерләрне әйтәләр, киләчәктә аларның үтенечен искә алырлар дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детский лагерь балалар лагере ќђйге лагерь каникулы лагерь