Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хөрмәтле районыбыз мөселманнары!

Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим. Бу күркәм көннәрдә районыбызның барлык мәчетләрендә мөселманнар, тынычлыкка, үзара мәрхәмәтлеккә-шәфкатлелеккә өндәп, гыйбадәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын.

Төрле конфессия вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән Тукай районында, барлык дини бәйрәмнәр кебек, Корбан гаете дә аеруча зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Мөселманнарының ишекләре яхшы күңелле кешеләр, дуслар, кунакларга шатлык белән бүлешү өчен киң итеп ачылган.

Быелгы Корбанбәйрәме тагын да күңеллерәк, бәхет-шатлыкларга күмелепузсын. Барыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, файдалы белем, хәерле, бәрәкәтле маллар бирсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе Гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен! Мобилизацияләнгән ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Иң изге теләкләр белән, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев