Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хәрбиләргә олы бүләк

Сугышчыларның яшәешен кыр шартларында уңайлырак итү ниятеннән районыбызда төрле эшләр башкарыла. Тән чисталыгы – сәламәтлек нигезе. Кайнар ноктада – кыр шартларында юыну-чистарыну, шәхси гигиена таләпләрен үтәү максатыннан район җирлегендә яшәүче һәм эшләүче волонтерлар хәрбиләргә күчмә бер мунча ясап җибәргән иде инде. Шушы көннәрдә, төгәләрәге, дүшәмбе көнне районда үткән елга йомгак ясау сессиясендә катнашучылар, килгән кунаклар яңа гына ясалган икенче күчмә мунчаны күреп соклануларын белдерделәр.

Солдатларыбызның сәламәтлеген кайгырту максатыннан «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖдә хезмәт куючы ир-егетләр «ГАЗ – 66» автомобиле базасындагы автобустан мунча ясады.

«Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖе җитәкчесе Мөсәнниф Мөсавир улы Ханов: «Хәрбиләргә күчмә мунча ясау турындагы фикеребезне белгәч Илнур, Денис, Ренат исемле егетләр иске автобус бирделәр. Автобусны ремонтлау, аны чын мунча итү өчен чын-чынлап алтын куллы булу кирәк. Егетләребез: Фәргат Дәүләтшин, Марсель Таҗетдинов, Айдар Абзалов, Рәмис Хөснетдинов, Аркадий Логинов, Рәфил Нуриев, Равиль Хөснетдиновлар автобустан мунча ясау өчен зур тырышлык куйдылар. Аның эчен-тышын чын мунча иттеләр. Поход мунчасында берьюлы берничә кеше рәхәтләнеп юынып-парланып чыга ала. Мунчаның эчен-тышын җылыттык. Мунча өчен кирәкле барлык әсбаплар белән тәэмин иттек. Миче бик яхшы, пары яхшы чыга. Агачтан эскәмия куйдык. Иң мөһиме – мунча даими рәвештә дислокацияне алыштыра ала. «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы директоры Марат Сафинга зур рәхмәт – ул автобусның двигателенә капиталь ремонт ясады. Без бу эшне күңел кушуы буенча башкардык», – диде игелекле хезмәттә катнашкан барлык ирегетләргә, волонтерларга рәхмәтен белдереп.

Шәхси гигиена таләпләрен хәрби операция шартларында да үтәргә мөмкинчелек тудырган райондашларыбызның игелекле эше – поход мунчасы кайнар ноктадагы хәрбиләребезгә “Ватанны саклаучылар көне” бәйрәменә олы бүләк булып барып ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев