Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хәрби якташларга Яңа ел бүләкләре

Махсус хәрби операция башланганнан бирле илебез, республикабыз волонтерлары, битараф булмаган бар кеше хәрбиләребезгә мөмкин булганча бар нәрсә белән дә ярдәм итәргә тырышты. Әлеге вакытта да хәрби зонага гуманитар ярдәм җибәрү актив рәвештә дәвам итә. Безнең район да әлеге эштән читтә калмый.

Узган шимбә иртәсендә Бәтке авылыннан тагын бер шундый гуманитар йөк машинасы хәрбиләргә таба юл алды. Яңа ел алдыннан җибәрелүче әлеге йөкне озатырга дип Бәткегә иртәнге унга район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, авыл җирлеге башлыклары килде. Шулай да әлеге гуманитар ярдәмнең китүен иң дулкынланып көткән кешеләр ул район волонтерлары булгандыр, мөгаен.

– Складка килгән әйберләрне аралау эше белән без, активистлар кемнең вакыты кайчан бар, шунда шөгыльләнәбез. Бу ял көннәре дә, эштән соң вакыт та. Бүген китәсе гуманитар ярдәмне без сишәмбе көннән үк җибәрергә, дип әзерли башладык. Җомга көнне исә биш сәгать ярым вакыт эчендә әйберләрне сортировкаладык, тартмаларга төрле тасмалар белән аларның кайсы объектларга: госпитальгә, хәрбиләргә, балалар йортына җибәрелергә тиешлеген аңлатучы тамгалар куйдык. Бүген иртән дә без бер-ике сәгать алдан килеп, йөкне ничек төягәннәрен карап-тикшереп тордык, – ди Круглое Поле поселогы волонтеры Эльвира Нафыйкова.

Аның сүзләренә караганда, район башлыгы махсус хәрби операция зонасына барып кайтканнан соң, авыл җирлекләреннән ярдәм күбрәк килә башлаган. Бу да бик сөенечле хәл. Ә болай хәрбиләргә район кешеләре дә, якындагы Чаллы шәһәреннән дә битараф булмаучылар я әйберләр алып килә яки акчалата ярдәм күрсәтә. Яңа ел алдыннан җибәрелүче әйберләргә килгәндә, алар һәрвакыттагыча төрле.

– Махсус хәрби операция зонасына без хәрбиләр үзләре сораган һәм без аларга кирәк дип тапкан бар әйберне дә җыеп, җибәрәбез. Әйтик бу юлы азыктөлек, дарулар, кием-салым кебек әйберләрдән кала без битараф булмаган кешеләр, оешмалар ярдәме белән башка күптөрле әйберләр җыеп тупладык. Бу: балалар йортына уенчыклар, хәрбиләр соравы буенча бик күп маскировка челтәрләре – аларны бездән күпләп сорыйлар, блиндаж шәмнәре, генераторлар, җиңел машина һәм аңа тагылучы арба, тәгәрмәчле мунча һәм башка әйберләр, – дип сөйләде тагын бер волонтерларның берсе Анастасия Савельева.

Руль артында исә тәҗрибәле, барлык гуманитар ярдәмне алып баручы волонтер ирегетләр: Александр Конюхов һәм Алмаз Нургалиев барачак. Аларның үҗәтлеге, тырышлыгы белән бик тиздән хәрбиләргә кирәкле әйберләр, шәхси посылкалар тапшырылачак. Озын һәм җиңел булмаган юлны узасы волонтерларыбызга исәнимин йөрсеннәр, эшләре уң булсын дип телибез. Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызны сөендерергә тырышкан барлык кешеләргә, оешмаларга рәхмәт әйтеп, аларга да, илебез чикләрен саклаучы ирегетләребезгә дә Яңа елның тынычлык һәм иминлек, бәхет алып килүен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев