Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Волонтер Эльвира Нәфыйкова: «Безнең эш кирәкле һәм мөһим»

Җәй – ял, каникул вакыты. Ләкин алгы сызыкта яллар һәм бәйрәмнәр юк. Безнең хәрбиләр даими рәвештә хәрби дежурлыкта. Гуманитар ярдәм җыю эшенең хәзерге торышын белү өчен, без волонтер Эльвира Нәфыйкова белән сөйләшеп алдык.

– Эльвира Равилевна, махсус хәрби операция башлангач та сез «Барысы да безнекеләр өчен» волонтерлар хәрәкәтенә кушылдыгыз, аны оештыручыларның берсе булдыгыз. Сезне стажлы волонтер дисәк тә була, бу вакыт эчендә нәрсә үзгәрде?

– «Оештыручы» сүзен миңа карата куллану арттыру булыр, дип уйлыйм. Бездә куратор Александр Конюхов бар, ул куркып тормаган һәм бу эшне оештырган. Нәрсә үзгәрде? Күп нәрсә кебек, һәм шул ук вакытта барысы да үз эзеннән бара. Әлбәттә, безнең командага ышаныч дәрәҗәсе артты, сезонга, бәйрәмнәргә яисә башка сәбәпләргә карамастан, ярдәм итүче, даими рәвештә шактый суммалар күчерүче кешеләр бар. Соңгы вакытта эшләү күпкә җиңелрәк, кешеләр безнең турыда белә, ишетә. Безгә алгы сызыктан солдатлар да, Татарстан халкы да төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Бу, әлбәттә, сөендерә. Һәрвакытта да ярдәм итеп булмый, әмма без сорауларга мөмкин кадәр тулы җавап бирү, кергән үтенечне кире какмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Безнең коллективның бераз кимегәнен яшермим, бу волонтерларның да арыганлыгын, һәркемнең гаиләсе, балалары, эше барлыгын күрсәтә. Волонтерлык – ирекле эш, монда беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Ләкин безнең сафларга да кешеләр өстәлә, күптән түгел безгә Максим исемле егет кушылды. Ул инде гуманитар ярдәмнең бер өлешен илтеп кайтты. Аның белән алга таба да эшләргә өметләнәбез. Чөнки һәркем «сызык артына» барырга батырчылык итми, ә Максим бик җитез һәм батыр егет.

– Ничек вакыт табасыз, сезнең төп эшегез дә бар бит? Илһамны каян аласыз?

– Эштә минем нәрсә белән шөгыльләнүемне һәркем белә, график инде җайга салынган. Мин волонтерлык белән шөгыльләнү өчен көннәрне алдан планлаштырам. Һәм эш урыным да кабул итү пункты кебек, һәрвакыт кемдер нәрсәдер китерә яки алып китә.

Минем эшемне хупла - ган җитәкчелегемә рәхмәт. Хезмәттәшләрем еш кына матди яктан ярдәм итәләр, егетләребезгә азык-төлек җибәрәләр, җитәкчем Ольга Королеваның әнисе сугышчылар өчен оекбашлар бәйли. Сүз уңаеннан, ул Бәткедә яши. Илһам чыганагы – бу, әлбәттә, егетләр белән элемтә, аларның рәхмәт сүзләре. Күбесе камерага сөйләргә яратмый, әмма аралашканда алар, күз яшьләрен яшермичә, безгә рәхмәт әйтәләр һәм аларга безнең ярдәмнең никадәр мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклыйлар.

– Сугышчыларыбызга күбрәк нәрсә кирәк? Һәм аларның барлык үтенечләрен канәгатьләндереп буламы?

– Бүгенге көндә безнең сугышчыларга дошманның квадрокоптерларын зарарсызландыру өчен дронга каршы мылтыклар кирәк. Шулай ук хәрбиләргә хәрби бурычларны үтәү, разведка өчен квадрокоптерлар кирәк, һәрвакыт техника кирәк. Автомобильләр даими рәвештә сафтан чыга, запас частьләр кирәк. Юлсызлык шартларында тәгәрмәчләр «яна». Сугыш кырыннан яраланганнарны чыгару өчен квадроцикллар, прицеплар, позицияләрне һәм техниканы яшерү өчен маскировка челтәрләре кирәк... Һәм боларның барысына да шактый акчалар кирәк. Әлбәттә, егетләрнең үтенечләрен тиз арада канәгатьләндерергә тырышабыз, әмма акча җыю – үзенчәлекле эш. Кайвакыт берьюлы бөтен сумманы җыясың, ә кайвакыт процесс озакка сузыла. Ләкин без туктап калмыйбыз, кураторыбыз чиксез энергияле һәм күп танышлары булган кеше. Бу сыйфатлары аркасында ул район, шәһәр, бөтен республика һәм аннан читтәге эшмәкәрләрне гомуми эшкә җәлеп итә. Күпләр ай саен зур суммалар бирәләр, аларга хөрмәтебез зур.

– Җәй – бакча сезоны. Бу чорда челтәр үрү эше туктап калмадымы?

– Челтәр үрү эше бераз акрынайды дип әйтергә була. Әмма яшелчә, җиләк-җимеш үстерү күп вакытны ала. Авыл халкы махсус операция зонасына җибәрү өчен консервалар әзерли башлаган инде. Әлегә, чираттагы йөк җибәрелгәнче, аларны базда тоталар. Ә Круглое Поле, Биклән, Бәтке, Җирекле, Шилнәбашта безнең тырыш «бал кортлары» бер көнгә дә туктамый. Маскировка челтәрләрен без еш кына ялга кайткан егетләр аша җибәрәбез. Шуңа күрә, ихтыяҗ зур булуга карамастан, челтәрләр һәрвакыт бар. Тукымаларга алдан заказ бирергә тырышабыз. Ни дисәң дә, бөтен Россия үрә, бөтенесенә дә, кем әйтмешли, кичә үк кирәк.

– Сугышчыларыбызга ярдәм итәр өчен, кемгә мөрәҗәгать итәргә була?

– Мәгълүмат «Барысы да безнең өчен» мессенджерларында урнаштырыла. Анда без барлык исәпхисапны язабыз, акча җыюны алып барабыз, сугышчыларның рәхмәт видеоларын куябыз. Теләсә кайсы администраторга язып, Ватсапта яки Телеграмда безнең төркемнәргә кушылырга мөмкин. Гуманитар ярдәм җыю пунктлары бар, шулай ук һәркем авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә ала.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Эльвира Равилевна! Ватаныбыз файдасына булган барлык яхшы башлангычларда уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев