Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уракка төшәр чак җитте

Кичә районыбызның кайбер хуҗалыклары игеннәрне урып-җыюга кереште. "Алмаз", "Камский" механизаторлары арыш һәм арпаны, "Гигант"лылар кындырак үләнен орлык өчен теземнәргә сала башладылар. Көннәр кызу тора, игеннәр иртә өлгерә. Июльнең икенче ункөнлегенә кергәндә, районыбыз басуларыбызда кызу урак өсте башланып килә. Хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре әлеге мөһим чара алдыннан "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасына семинар-киңәшмәгә...

Семинарда катнашучылар автобусларга утырып, игеннәрнең торышын карап чыктылар. Арыш, арпа, борчак өлгереп килә. Дөрес, һәр культураның уңышы төрлечә, бигрәк тә арышның урыны-урыны белән сирәк һәм вак башаклы булуы борчый. "Уртача уңыш начар булырга ошамаган, гектарыннан уртача 20 центнер өмет итәбез", - ди хуҗалыкның баш агрономы Василий Лысенков. Ул кындырак үләне җыеп алынган басу уртасындагы сафка тезелгән комбайннарның, ургычларның һәм тракторларның төзек булуын, механизаторларның бүген үк кырга чыгарга сигнал көтүләрен әйтә. "Югалтуларны булдырмас һәм техника куркынычсызлыгын саклау өчен бөтен чараларны күрдек, ди.

Елның үзенчәлекле булуын искәртеп, район башлыгы Васил Хаҗиев механизаторларга һәм, гомумән, уракта катнашучыларга үтемле, күңелне кузгатырлык сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

- Икмәк язмышы, егетләр, сезнең кулда. Вакытында урып-җыйсак, икмәкле булырбыз. Быел икмәк үзенең өстенлеген күрсәтәчәк. Чөнки Кубань якларында, табигать бәла-казалары аркасында, икмәк уңышы күренми. Кызу көннәр икмәк өлгерешен тизләтә. Һәр комбайнга быел уртача 359 гектар урып-җыю мәйданы туры килә. Сезнең тырышлык һәм инициатива белән урып-җыюны уңышлы башкарырбыз, - диде ул.

Реклама

Семинар-киңәшмәдә техника куркынычсызлыгы, сыйфат, хезмәткә түләү, кызыксындыру, орлык әзерләү, ындыр табакларын тәртиптә тоту, яшь кадрларны өйрәтү мәсьәләләре дә күтәрелде. Беренче чиратта аеруча нәзберек культура булган борчакны түкми-чәчми җыеп алуга игътибарны юнәлтергә кушылды. Семинарда катнашучылар хуҗалыкта терлек азыгы, яшелчә, бәрәңге игү мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Семинар-киңәшмә эшендә "Татплодовощпром" ҖЧҖ генераль директоры Раил Зиатдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнар Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Бикмөхәммәтов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпќыю игеннђр

2
X