Урыпќыю тег белән яңалыклар
-
Ындыр табагында – мәктәп укучылары
Хуҗалык басуларында урып-җыю эшләре бара. Ял көннәрендә урыны белән явып үткән яңгыр да эш куәтен киметмәде. "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасында да эш оешкан төстә бара.
-
“Азык-төлек корпорациясе” урып-җыюга ныклы әзерлек белән кереште
Атна башында районда урак башланып китте. Иң беренче булып бу эшкә "Гигант", "Чаллы-яшелчәсе", "Алмаз", "Вилданов", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары кереште. Алар кырларга чыгып, арыш чабарга, суктырырга керештеләр. Бүгенге көндә "Ярыш", "Гигант" - 80-81, "Вилданов" - 58, "Азык-төлек корпорациясе" 40 гектарда арыш уңышын суктырды. Урак алдыннан, районның авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия...
-
Яшьләр булган җирдә өмет бар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка райондагы бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге, 55 процент мәйданда игеннәр урып-җыелды. Арыш, борчак, солы, тритикале культуралары тулысынча җыеп алынды. Хәзер көзге бодайның, арпаның соңгы гектарлары урыла. Комбайнчылар сабан бодае басуларына күчтеләр. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,5 центнер. "Гигант" хуҗалыгы беренчеләрдән булып...
-
Ветераннар һаман сафта
Район ветераннар җәмгыяте авыллардагы өлкәннәрне урып-җыю эшләрендә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырды. Ветераннар андый вакытта, гомумән, битараф кала алмый. Өлкәннәрнең кайберләре кулына көрәк, себерке тотып ындыр табагында эшләсә, икенчеләре җыр-бию белән хезмәт кешесенең кәефен күтәрә. Түбән Суыксу авылы ветераннарының "Яшь йөрәкләр" ансамбле Түбән Суыксу, Куады ындыр табакларында чыгыш ясый, дип...
-
Булганын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк
Уракка быел гадәттәгедән ике атна алдан төштек. Чамадан тыш эсселек туфракта 20 сантиметр тирәнлектәге дымның бетүенә китерде. Бу, үз чиратында, игеннәр өлгерешен тизләтте, кайбер урыннарда башак тулышып та җитмичә кибә башлады. Игенчеләребез әнә шундый шартларда урып-җыюга тотындылар. Күпчелек хуҗалыклар 20 июльгә арыш һәм борчак культураларын теземгә салып, суктырып та алды....
-
Эссе көннәр урып-җыюны ашыктыра
Районыбыз кырларында урып-җыю колач ала бара. "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Чаллы яшелчәсе", "Гигант" хуҗалыклары арыш һәм борчакны теземнәргә салалар һәм бөртекне суктырып алуга да керештеләр. Ындыр табакларына беренче ашлык олаулары кайта. "Чаллы яшелчәсе" иртә өлгерә торган яшелчәнең беренче партиясен сатуга озатты. Алда зур сынау - уңышны югалтуларсыз җыеп алу...
-
Уракка төшәр чак җитте
Кичә районыбызның кайбер хуҗалыклары игеннәрне урып-җыюга кереште. "Алмаз", "Камский" механизаторлары арыш һәм арпаны, "Гигант"лылар кындырак үләнен орлык өчен теземнәргә сала башладылар. Көннәр кызу тора, игеннәр иртә өлгерә. Июльнең икенче ункөнлегенә кергәндә, районыбыз басуларыбызда кызу урак өсте башланып килә. Хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре әлеге мөһим чара алдыннан "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасына семинар-киңәшмәгә...