Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Булганын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк

Уракка быел гадәттәгедән ике атна алдан төштек. Чамадан тыш эсселек туфракта 20 сантиметр тирәнлектәге дымның бетүенә китерде. Бу, үз чиратында, игеннәр өлгерешен тизләтте, кайбер урыннарда башак тулышып та җитмичә кибә башлады. Игенчеләребез әнә шундый шартларда урып-җыюга тотындылар. Күпчелек хуҗалыклар 20 июльгә арыш һәм борчак культураларын теземгә салып, суктырып та алды....

Басуларда 122 комбайн эшли, шуларның 30ы чит илнеке. Күбесе "Кама" агрофирмасында һәм "Камская Нива" хуҗалыгында тупланган. Аларның җитештерүчәнлеге югары, "Дон" комбайннары белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк суктыралар. Соңгысының кырларына бүгеннән 9 "Акрос" комбайны чыга, районда шундый 16 комбайн бар. Менә шундый техника белән көне буе эшләгәндә, безнең исәп-хисап буенча, урып-җыюны 20 эш көнендә төгәлләп чыгарга була.

Урып-җыю комплексында иң мөһим буыннарның берсе - техник хезмәт күрсәтү отрядлары. Алар һәр хуҗалыкта оештырылган, эретеп ябыштыру аппараты, запас частьләр белән тәэмин ителгән. Көйләүче осталар һәм комбайнчылар кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителгән. Комбайн ватыла калганда, техник хезмәт машинасы бик тиз килеп ярдәм күрсәтә. Басу читендә янгын сүндерү машиналары кизү тора. Быелгы коры елны бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә.

Элек-электән "комбайн басудан китүгә - сабанны кырга" дигән әйтем бар иде. Ул бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Элек комбайн артыннан саламны җыеп эскертләү зур көч сораса, хәзер комбайн артыннан ук басуга җыйгыч-тыгызлагыч техника керә. Саламны төргәкләргә тыгызлап урый, аларны азык утарларына кайтарып өяләр. Саламы җыелган басуларга көне-сәгате белән тракторлар керә. Җирне никадәр иртә туңга сөреп калдырсаң, шулкадәр яхшы. Бу агрочараны "Гигант", "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Камский" хуҗалыклары һәр елны үз вакытында һәм югары сыйфат белән башкаралар.

Хөкүмәтебез тарафыннан урак һәм туңга сөрү чорына ташламалы бәяләр белән 2744 тонна ягулык, майлау материаллары бирелде. Әмма урып-җыю чорының киеренкелеген истә тотып, ягулыкның беркадәр өлешен хуҗалыклар үз акчаларына алып тулыландыру ягын кайгыртсыннар иде.

Җыеп алынган уңыштан беренче чиратта элиталы орлык салу мөһим. Новотроицкое авылы янәшәсендә югары технологияле яңа орлык заводы сафка бирелә. Район һәм фермер хуҗалыкларын элиталы орлык белән тәэмин итүдә әлеге предприятиегә зур өметләр баглана. Дәүләт субсидияне дә чәчүлек орлыкның сыйфатына карап бирә бит. Әйтик, өченче репродукцияле орлыкны 10 проценттан күбрәк чәчкән хуҗалык субсидиядән мәхрүм ителә. Шуңа күрә агрономнар орлыкның сыйфатына аеруча игътибарлы булсыннар иде.

Терлек азыгы әзерләүнең дә үз шартлары, үз таләпләре бар. Икенче мөһим бурыч - һәр шартлы терлеккә кышка 12,9 центнер фураж калдыру.

Яңа уңыш ашлыгына өметләр зурдан, әлбәттә. Ашлык балансында техника, запас частьләр, терлек һәм башка төр кирәк-ярак алган өчен хуҗалыкларның "Татагролизинг"ка, РАЦИНга, "Россельхозцентнер" кебек оешмаларга дистәләрчә миллион сумлык бурычы бар. Ниятебез - боларны яңа уңыш ашлыгы белән каплау. Шушы максатка хуҗалыклар 57873 тонна ашлык тапшырырга тиеш.

Быел ашлыкның кадере артырга охшап тора, ягъни аның бәясе күтәрелер дип көтелә. Шуңа күрә бөтен көч-омтылыш урып-җыюны үз вакытында, югалтуларсыз үткәрүгә юнәлдерелсен иде. Алдынгы комбайнчыларның көндәлек уңышларын күрсәтү, матди һәм мораль кызыксындыру чаралары куллану, гомумән, игенче хезмәтен олылауны көндәлек гамәлгә кертүнең дә әһәмияте зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы урыпќыю