Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ындыр табагында – мәктәп укучылары

Хуҗалык басуларында урып-җыю эшләре бара. Ял көннәрендә урыны белән явып үткән яңгыр да эш куәтен киметмәде. "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасында да эш оешкан төстә бара.

Нефтебаза поселогы янындагы агрофирма басулары кояшта сары алтын булып яна. Башаклары бушап калган саламны хужалык тракторчылары Рамил Сәгъдиев, Николай Чернов, Рәмис Хәкимов МТЗ 12-21, МТЗ-80 тракторында теземгә рулонга җыя. Алардан ерак булмаган күрше басуда исә комбайнчылар арыш суктыра. Агрофирманың баш агрономы һәм үсемлекчелек цехы башлыгы Василий Лысенковны мин шунда очраттым.

- Уракка без алты көн элек төштек. Иң әүвәл, 100 гектардагы борчакка тотынган идек. Хәзер менә арышка да чират җитте. 400 гектардагы "Радонь" сортлы арышның бүген 220 гектарын суктырдык. Уңыш гектарыннан уртача 25 центнер тәшкил итә, - диде Василий Сергеевич.

Урып-җыюда барлыгы биш "Дон-1500" комбайны, өч "КамАЗ", бер су ташучы машина, 15кә якын кеше катнаша. Комбайнчылар Александр Коршунов, Фәнис Шәвәлиев, Рәсим Нуретдинов, Анатолий Баринов, алдынгы комбайнчы Ринас Яруллин белән бертуктаусыз иген кырын иңлиләр. Экипажлар гаилә подряды үрнәгендә тупланган дисәм, хата булмас: комбайннарны иярләгән игенчеләргә ярдәмчеләр булып, аларның уллары, туганнары килгән. Илнур Шәвәлиев, Ринат Сәгъдиев, Вадим Баринов яшь кенә булсалар да, комбайнчыларга нык ярдәм итәләр, бар күңелләрен биреп эшлиләр. Баш агроном Василий Лысенков та аларны мактап туя алмый.

Суктырылган ашлыкны "КамАЗ" шоферлары Ришат Галимөхәммәтов, Александр Лобач һәм Равил Фәйрушин җәһәт кенә ындыр табагына ташып торалар. Без дә эш кешесенең эштә булуы хәерле, дип, кырдагы эшчеләрне калдырып, ындыр табагына юл тоттык.
Ашлык амбарында эш кызу. Биредә мәктәп укучылары эшли - алар җәйге ялларын хезмәттә уздыруны кулайрак күргән. Ике сменада барлыгы 8-10 кеше ашлык эшкәртә.

Без килгәндә яшүсмер егетләр: Тимур Хуҗиәхмәтов, Данил Хәмидуллин, Василий Чегодаев һәм Владимир Чернов басудан кайткан арышны җитез генә беренчел чистартуны уздыручы ОВС агрегаты тасмасына аталар иде.

- Тузан, эссе дип тормыйлар, булдыралар егетләребез. Безнең өчен аларның шулай дәртләнеп эшләүләре зур сөенеч, - ди "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының орлыкчылык буенча агрономы Нурзилә Хуҗиәхмәтова. Аның сүзләрен ишетеп, егетләребез тагын да дәртләнеп эшләгәндәй булалар. Укучыларның хезмәт нәтиҗәсе булып, амбарның як-ягында дәү генә борчак, арыш өемнәре тезелгән.

- Беренчел чистарту уздырганнан соң, без ашлыкны калибровкалап, складларга салачакбыз. Складларыбыз яңа уңышны кабул итү өчен тулысы белән әзер: юылып, дезинфекцияләнгән, - диде агроном.

Амбар хезмәткәрләре белән сөйләшкән арада, кырдан ашлык төягән ике йөк машинасы кайтып төште. Ындыр табагының эшен оештыручы Рафаэль Ямагулов кайтартылган икмәкне бушата. Аңа биредә унбиш ел оператор булып эшләүче Андрей Слепнев ярдәм итә.

"Чаллы яшелчәсе" агрофирмасында урып-җыюга яхшы әзерләнгәннәр, дигән фикер туды миндә. Басуда да, ындыр табагында да һәр эш хәбәрләшеп башкарыла, һәрнәрсәнең җайга салынганлыгы күренеп тора. Урак башланып кына китсә дә, мондый көйләнгәнлек соңгы икмәк бөртеге җыеп алынганчы сакланыр, дигән өмет, ышаныч бар. Шундый якты тәэсирләр белән, без игенчеләргә уңышлар теләп, кайтыр юлга чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы урыпќыю