Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уңганнардан өйрәнгән, эше-көне көйләнгән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләр, хуҗалык һәм КФХ җитәкчеләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә «”Сәйдәшев исемендәге” җитештерү предприятиесе» ҖЧҖе»нә җыелып сәйдәшлеләрнең язгы кыр эшләренә әзерлек үрнәге белән таныштылар. Аграрийлар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм бүлек башлыклары, Россельхозцентр белгечләре чыгыш ясады. Алар аграрийларга язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу буенча төпле киңәшләрен бирделәр.

С. Сәйдәшев исемендге җитештерү предприятиесе ҖЧҖе игенчелек, орлыкчылыкны табышлы тармак итү өчен күп көч куя. Бу, беренче чиратта, төрле табигый шартларда да эшли алырлык авыл хуҗалыгы техникасын булдыру һәм аны төзек тоту; районлаштырылган, яхшы сыйфатлы һәм мул уңыш бирә торган орлыкчылыкны үстерү белән генә ирешелә. Бу яктан сәйдәшлеләр башка хуҗалыкларга үрнәкле. Шуңа да, биредә аграрийлар өчен тәҗрибә алмашу максатыннан төрле дәрәҗәдәге семинарлар еш үткәрелә. Язгы чәчүгә төшү алдыннан үткәрелә торган традицион семинарга җыелган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре Мерәстәге машина-трактор паркындагы тагылма агрегатлар, тракторларның торышы белән кызыксындылар.

Җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин язгы чәчүгә әзерлекнең ни дәрәҗәдә булуы белән таныштырып болай диде: «Быел язгы чәчүдә 4 чәчү агрегаты эшләячәк. К-700 тракторын резервта тотабыз. Куәтле техниканың тәгәрмәчләре җирне мөмкин кадәр таптамаслык итеп җайлаштырылды. Авыл хуҗалыгы тармагында ДТ тракторлары да һәрвакыт басу-кырга эшкә чыгарга әзер булырга тиеш дип уйлыйбыз. Шуңа күрә бу төр авыл хуҗалыгы техникасыннан баш тартмыйбыз. Дымлы җир өчен ДТ тракторы алыштыргысыз техника булуын беләсез инде», – дип булган һәрбер техникага сак карауга басым ясады. Аннары аграрийлар орлык складына юл алдылар. Марат Сафин оригиналь орлык складында чәчеләчәк һәм сатылачак орлыкларның сортлары турында сөйләде: «Институтлардан берничә тонна ПР-2 (оригиналь) орлык сатып алып үрчетәбез. Басуларга бары тик югары сортлы, мул уңыш бирә торган, җирлектәге табигать шартларына яраклаштырылган орлыклар чәчелә. Бүгенгесе көндә орлык складында 4 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы орлык сатуга әзерләп куелды. Чәчүлек орлыкка сертификат бар. Безнең даими клиентларыбыз бар, яңалары өстәлеп тора. Бодай, арпа, солының яхшы сортларын район, республика һәм башка төбәкләрдән килеп сатып алалар. Дәгъва белдерүче юк. Яхшы сыйфатлы орлык чәчтең дә шуның белән эш бетте дип уйларга ярамый. Басу-кырлар культурасын саклау, агротехник чараларны уңышлы куллану, кыскасы үсемлеккә әйбәт тәрбия кирәк. Бары шул вакытта гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин», – диде җитештерү прпедприятиесе директоры Марат Сафин.

Моннан берничә ел элек, дистә килограммнан башланган элиталы орлыклардан эш башланган була. Шул рәвешле елдан-ел арта баручы оригиналь орлыкларның һәркайсы сорты һәм төрләре буенча капчыкларга тутырылып куелган. Тәҗрибә участокларында үстерелә һәм сынау үтә торганнары да бар. Хуҗалыкта белгечләр галимнәр белән кулга-кул тотынып, үзара киңәшләшеп эшли.

Бер елны, башка төбәкләрдән дә килгән аграрийлар һәм галимнәр катнашында уздырылган семинарда район башлыгы Фаил Камаев орлык складын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның йөрәге дип атаган иде. Орлыкчылык, игенчелек – терлекчелек тармагы үзара нык бәйләнгән. Чәчүлек орлыктан – бөртектән башка кешелек яшәешен күз алдына да китереп булмый.

Мерәстәге орлык складында Россельхозцентрның Тукай районы филиалы җитәкчесе Азат Сәгыйтов һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе агрономы Рафаэль Миңнуллин аграрийларга алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчүне уңышлы башкарып чыгу һәм югары уңыш алу буенча төпле киңәшләрен бирделәр.

***

«Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе ҖЧҖе – район, республика, башка төбәкләргә үрнәк хуҗалык. Бу югарылыкка хуҗалык җитәкчесе, белгечләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы аркасында гына ирешелә. Шушы биеклектә калу исә, тагын да зур җаваплылык өсти. Алда торган зур сынауны – язгы кыр эшләрен район хуҗалыклары уңышлы башкарып чыгарлар дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев