Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

«Тылсымлы дөнья» ярдәмле булачак

Безнең балалар бакчасында бишенче ел инде сабыйлар өчен театр студиясе эшли.

Без әлеге абруйлы конкурста катнашырга булдык, «Театрның тылсымлы дөньясы» проектын әзерләдек һәм конкурсның икенче этабына үттек. Ноябрь уртасында республика комиссиясе утырышы булды, анда 78 мәктәп һәм 60 балалар бакчасының иң яхшы проектлары сайлап алынды. Алар арасында безнең эш тә бар иде. 19 ноябрьдә без тәрбияче Резеда Харрасова белән икебез мәктәпкәчә учреждениедә театрны үстерүгә юнәлдерелгән проектны якладык. Ә шушы көннәрдә безгә җиңүче булуыбыз турында хәбәр иттеләр. Шатлыгыбызның чиге булмады, – дип уртаклашты «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.

«Әллүки» театр студиясен музыка белеме алган тәҗрибәле тәрбиячеләр Гөлмирә Хәйретдинова һәм Лилия Шәйхетдинова җитәкли. Кечкенә номерлардан тыш, яшь артистлар сәхнәдә «Мактанчык әтәч», «Алтын кикрикле әтәч», «Тәрбияле песи баласы», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек спектакльләрне дә күрсәттеләр.

«Ак каен» коллективы фикеренчә, мондый зур башлангычны атааналар комитеты ярдәменнән һәм аңлавыннан башка тормышка ашыру мөмкин булмас иде. Әти әниләр сәхнә костюмнары, реквизитлар сатып алырга булышалар, сабыйлар белән бергә аларның рольләрен өйрәтәләр, һәр чыгыш өчен җан аталар.

Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия бүлеге начальнигы Алия Вәлиева аңлатып үткәнчә, быел грант күләме 500 мең сум тәшкил итә. Бу акчалар «Театрның тылсымлы дөньясы» проектын тормышка ашыруга тотылачак. Ел ахырына кадәр балалар бакчасы проектта күрсәтелгән оргтехниканы, аерым алганда интерактив такта, микрофон, ноутбук һәм музыка үзәген сатып алачак. Шулай итеп, акча тулысынча бакчаның матдитехник базасын җиһазландыруга тотылачак.

Әлеге сан басмага әзерләнгәндә суыксулылар тагын бер шатлыклары белән уртаклаштылар. «Ак каен» җитәкчесен Казанга «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына чакырдылар. «Әллүки» театр коллективы призлы III урын яулады. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев