Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Түләве дә куркытмый – суы гына булсын

Җикәнле Күл авылында бу көннәрдә су кертү эшләре алып барыла. "Тукай коммуналь челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре артезиан скважинасы казыды, үзәк урамнан торбалар сузып, йортларга су кертәләр. Бу эшләр район җитәкчелеге ярдәме белән, игәнәчеләр исәбенә эшләнә.

Авыл урамында балчык өемнәре, куәтле экскаваторлар тирән чокырлар казып, җир астыннан торбалар суза.

- Аларны, кышкы салкыннарда туңмасын өчен, махсус җылыткыч материал белән уратып эшлибез. - дип аңлата "Тукай коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Риф Миңнекаев. Су скважинасын 112 метр тирәнлектә казыганнар, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гидрант та куелган, 15 кое урнаштырылган. Шартына китереп эшлиләр. Хәзер йортларга су кертеп киләләр, 20 хуҗалыктан заявка кергән, без килгән көнгә аларның 5се үтәлгән иде инде. Биредә җәмгыятьнең Фаяз Закиров җитәкчелегендәге Теләнче Тамак бүлекчәсе хезмәткәрләре эшли. Ул җитез хәрәкәтләр белән тирән чокырларга төшеп, көрәк белән җир казыган, авыр трактор-экскаваторларны иярләгән бу ир-егетләрне исемләп атады. Экскаваторчылар Рафис Зарифуллин, Риф Хәмидуллин, Вячеслав Лягушкин, слесарь-сантехниклар Салават Гайнетдинов, Рөстәм Яхин, эретеп ябыштыручылар Хәниф Сафин, Фәнир Хөсәенов, машина йөртүче Ришат Насыйбуллин бер йодрыкка тупланып, рәтен, җаен белеп эшлиләр.

- Урамны болай казыганга авыл кешесе ризасызлык белдермиме соң? - дип кызыксынам.

Чокырлар, балчык өемнәре янында кайнашкан ир-атлар арасында шушы авылда яшәүче Радик Ямалиев та бар икән. Үзе "Кама" агрофирмасында машина йөртүче булып эшли. Су кертүнең барышы белән кызыксынып, булышып йөрүе, соравыма да ул җавап бирде:

- Вакытлыча уңайсызлык кына бит, анысына гына түзәбез инде. Суы гына булсын.

Ә суны авыл читендәге чишмәдән алалар. Кече авылның чишмәсе дә үзе кебек кечкенә, суы бик әкрен ага. Кышларын анда илтә торган сукмакны кар баса, су ташу тагын да авырая.

Кайчан кирәк шул вакытта краннан су агып тору гына түгел бит әле, хәзер көнкүрештәге заманча җиһазлардан да файдаланып булачак.

- Автомат кер юу машинасы алып тоташтырырга ниятлибез. Ул бит тормышны никадәр җиңеләйтә, - ди цивилизация уңайлыкларының үз йортына килүенә сөенеп Радик. Авылда яшәүчеләрнең тагын берәрсе белән сөйләшеп алырга теләгем булуын әйткәч, янәшәдәге йортка алып керде. Биредә Җикәнле Күлнең бүгенге көндә исән-сау калган бердән-бер сугыш ветераны Зөфәр ага Нәҗметдинов җәмәгате Сания апа белән гомер итә. Илгә җиңү яулап кайткан ветеран туксанга җитеп килә. 65 ел парлап гомер итәләр, биш бала үстергәннәр.

- Үзебез су алып кайтып йөри алмыйбыз инде. Балалар ял көннәрендә кайтып, чишмәдән ташып куялар. Йортыбызга су керсә бик уңайлы булыр иде, - диделәр алар. Әлбәттә, ил азатлыгы өчен көрәштә батырлык күрсәткән, җиңү яулап кайткан хөрмәтле ветераннарыбыз мондый гына уңайлыкларга бик тә лаек.

Су өчен хәзер түләргә дә туры килер инде, дип кызыксынам.

- Суы гына булсын, түләргә без риза, - дип куйды Радик.

Түләүләр мәсьәләсе Риф Миңнекаевның да иң авырткан җире.

- Кечкенә авылларда эшләү - зыянга эшләү инде ул. Кече авылларны яшәтү белән бәйле мәсьәлә район хакимиятенең игътибарында һәм халык өчен кирәк булуын исәптә тотып, бу эшне үз җилкәбезгә алабыз. Әлеге сораулар халык җыеннарында күтәрелде һәм аларны мөмкин булган кадәр хәл итәргә тырышабыз. Җикәнле Күлгә суны киләсе атнада бирергә ниятлибез. - диде Риф Миңнекаев.

- Шушы көннәрдә генә район башлыгы Васил Хаҗиев килеп китте, юлны да эшләтәбез дип вәгъдә итте әле, - дип, тагын бер сөенечен уртаклашты Радик. Бик хуп, булсын анысы да.

Кайсы авыл өчен генә булмасын бу бик кирәкле гамәлләр. Уңай яшәү шартлары булдыру өчен юлы да, газы да, суы да кирәк. Авылны яшәтү өчен бу мәсьәләләр бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су кертү эшләре