Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тыл хезмәтчәннәре зур хөрмәткә ия

Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел.

Аларның балачагы, яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Бу фидакарь кешеләр иртә таңнан кырларда, завод һәм фабрикаларда эшләп, сугыш җимергән хәрәбәләрне торгызып, әтиләрен, яраткан ирләрен, абыйларын һәм газиз улларын зур сабырлык белән көтеп, сугыш бетүен якынайттылар. Кызганычка каршы, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының саны елдан-ел кими бара. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә китапханәдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән тирән эчтәлекле очрашу уздырдык.

Чара барышында ветераннарыбыз фаҗигале авыр еллар турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар сугыш елларына туры килгән авыр балачаклары, уку еллары турында, өлкәннәр белән беррәттән үгезләр, атлар җигеп колхоз кырларында иген игүләре, фермаларда эшләүләре, урман кисәргә йөрүләре турында бик дулкынланып сөйләделәр. Ул елларда тылдагы хатын-кызлар, балалар фронтка киткән әтиләрен, ирләрен алыштырган, һәрберсе фронт өчен, Бөек Җиңү өчен дип намус белән эшләгән. “Сугыш башланганда безгә нибары 8-9 яшь иде, безнең балачак шул вакыта өзелде. Без бик иртә олыгайдык. Без, балалар, өлкәннәр белән беррәттән эшләдек: иген дә иктек, симәнәгә дә йөрергә туры килде, фермаларда да эшләдек, колесный трактор артына басып плугар хезмәтен дә башкарырга туры килде безгә. Ач-ялангач булсак та зарланмадык, сынмадык, сыгылмадык. Тик менә укырга гына туры килмәде.”,- дип сөйләделәр тыл хезмәтчәннәре. – Бүгенге тормышка сөенеп, кадерен белеп яшәгез, өсләрегез бөтен, мәктәпләр җылы, якты, рәхәтләнеп укыгыз!”, - дип балаларга изге теләкләрен дә җиткерделәр алар. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда ветераннарыбызның гына түгел, чарада катнашкан кунакларның дә күзләренә яшьләр килде. Чара мәктәп укучылары әзерләгән шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар ветераннарга зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.

Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәркайсы гаиләдә, авылда зур хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек кешеләр, алар балаларының таянычы, онык һәм оныкчыкларының юанычы. Бәхетле озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә!

Мингалиева Зөлфия, Яңа Бүләк авылы китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев