Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукайлылар бердәмлек күрсәтте

Үткән якшәмбедә Татарстанда гаят мөһим сәяси чара – җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үтте. Бар республика халкы белән бергә Тукай районында гомер итүчеләр дә бу көнне сайлау участокларына агылды.

Сәгать җиде тулып сигезенче киткәч парлашып-парлашып, балалары белән бергә дүрт-биш пар килде. Шулар арасында биш балалы гаилә дә бар иде. Халыкның кәефе яхшы, сайлау вакытында уздырылучы конкурста катнашырга дип, шушында ук күмәкләшеп фотога да төштеләр, – дип каршы алды безне иртәнге сәгать сигездә Калмаш авылындагы 2636 санлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлназ Нәҗипова.

Бу көнне биредә исемлек буенча Калмаш һәм Игенче авылларында яшүче 1334 кеше тавыш бирергә тиеш иде. Үзенең гражданлык позициясен белдерергә ашыккан, яңа гына тавыш биреп чыккан шундый райондашларыбызның берсе Физат Әхтәмов белән сөйләшеп алырга булдык.

Сайлауга күтәренке кәеф белән килдем. Мондый чараларның берсен дә калдырмыйм. Тормыш иптәшем дә, балаларым да сайлауларга бар җаваплылык белән карыйлар, алар да бүген теләгән кандидатларына тавыш бирәчәк. Чөнки киләчәгебезне сайлыйбыз бит. Бар теләкләр: дөньялар тыныч, балаларыбыз, үзебез исән-сау булыйк, – диде ир.

Тавыш бирүчеләр арасында Калмаш авылының иң өлкән һәм зур хөрмәткә ия кешеләренең берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов та бар иде. Авылдашлары сүзенә караганда, ул да сайлауларның берсен дә калдырмый.

Яшьләр дә килсеннәр. Безнең һәркайсыбыз үз бурычын үтәргә, туган ягыбыз, республикабыз язмышына битараф булмаска тиеш, – диде туксан сигез яшьлек Шәүкәт абый.

Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр дә Яңа поселогында урнашкан 2625 һәм 2827 нче сайлау участокларында актив тавыш бирде. Монда, Калмаш авылындагы кебек үк, бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрә иде. Мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта сәүдә нокталары оештырылып, биредә кайнар коймак белән чәй, кәһвә эчәргә, бәйрәм концертын да тыңларга мөмкин булды. Җирлек халкы белән бергә Яңа поселогында Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин да хәләл җефете белән килеп тавыш бирде.

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Руслан Главницкийның да сайлауларда катнашуын күрү күңелле һәм сөенечле хәл булды.

Сайлаулар – безнең гражданлык бурычыбыз. Һәммәбез дә Татарстанда яшәп үзебезнең республика, илебез җитәкчелеген сайлыйбыз һәм бу авыр чорда беребез дә моңа битараф карый алмый. Махсус хәрби операциядә катнашучы буларак мин шуны гына әйтә алам – Җиңү безнең кулда, барысы да яхшы булачак, – дип белдерде фикерен хәрби.

Яңа поселогында да тавыш бирергә дип бөтен гаиләләре белән килүчеләр шактый булды. Балаларын ияртеп килгән әтиәниләргә бигрәк тә сокланып карадык. Мәсәлән, Яңа поселогында яшәүче Айгөл Оренбурова сайлау участогына бер яшьлек улы Артур белән килгән.

Әлеге вакытта мин декрет ялында, кечкенә улымны тәрбиялим. Ә болай гаиләбез ишле безнең, Артурдан кала ирем белән тагын ике балабыз бар. Сайлауларга килгәндә, берсен дә калдырганым юк. Минемчә, үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәргә, җаваплы булырга кирәк. Башкаларга да теләгем шул: битараф булмагыз, килеп тавыш бирегез, – дип әйтте Айгөл.

Тукай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, меңләгән тукайлылар кебек үк, якшәмбе көнне сайлау участокларында булды. Тукай районы кураторы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин, депутат Эдуард Шәрәфиев белән бергә ул Бәтке, Олы Шилнә авылларында, Круглое Поле поселогында һәм башка торак пунктларда булды.

Исемлектә Иштирәк авылы да бар иде, анда Рөстәм Закировны һәм район кунакларын төштән соң күңелле бәйрәм атмосферасы һәм көләч йөзле авыл халкы каршы алды.

– Бүген без күп сайлау участокларында булдык. Халыкның уңай позициясе бик сөендерә. Та в ы ш бирүнең беренче сәгатьләрендә бик яхшы активлык күрсәтелде. Кайбер участокларда кешеләрнең хәтта чират басып тавыш биргәннәрен дә күрдек.

Гомумән алганда, шушы вакытка да тавыш бирүчеләр участокларга яхшы килә. Бүген һәр сайлау участогы үз эшен уңышлы, күңелсез очраклардан, хокук бозылардан тыш кына тәмамлар дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Рөстәм Илдус улы сайлау көнендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев