Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы: Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын олылау күптәннән килгән традиция буенча Җиңү көненә кадәр үк башлана. Ил, төбәк, җирле үзидарә, ветераннар оешмасы җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм тагын бик күпләр сугыш ачысын татыган өлкәннәребезнең йортларына, фатирларына барып бәйрәм белән котлый, бүләкләр тапшыра, җыр, шигырь белән аларның күңелләрен күтәрә.

Үткән атна җомгасында Тукай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина белән Иске Абдул һәм Мерәс авылларында гомер итүче сугыш һәм тыл ветераннарына барып, аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, ветераннарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Тукай районы җитәкчелеге исеменнән котлау хатлары, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. Һәм әлбәттә, бу очрашуда өлкәннәр өчен иң кирәкле, кадерле булган җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады.

Иң элек җитәкчеләр туксан тугыз яшьлек сугыш ветераны Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриев яшәгән йортка юл алды.

Балалары, оныклары арасында бәйрәм кәчтүменә медальләрен таккан, чал башына түбәтәен кигән Рәфкать абый утыра. Олы яшенә бәйле ул начар сөйләшеп, начар күрсә дә, кунакларның аны бәйрәм белән тәбрикләгән чагында Рәфкать Нуриевның йөзе ничектер яктырып киткәндәй була.

– Җиңү бәйрәме белән сезне, Рәфкать абый! Балаларың, иң якын кешеләрең сине ярата, хөрмәт итә. Без дә синең сугыш кырында кылган эшләрең өчен ихтирам итәбез, сугыштан соң елларда куйган хезмәтең турында яхшы беләбез. Һәммәсе өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, – диде ветаранны кочып Рөстәм Закиров.

Аннары, һәммәсе дә шушы ук авылда гомер итүче тыл ветераны Сәгъдәт Гыйлә җетдиновка китте. Сәгъдәт абый га да инде апрель аенда тук сан өч яшь тулган. Аллага шөкер, аның әле дә зиһене үткен, үз аягында нык басып тора, кешеләр белән аралашып яши.

– Тәбрикләүләрегез өчен бик зур рәхмәт, – дип, тыл ветераны җитәкчеләр алып килгән хатларны, бүләкләрне кулына алып, тыйнак кына елмаеп куйды.

Мерәс авылындагы тыл ветераннары Назилә Могинова белән Маһира Мәрданова исә, кунакларны күрү белән чыпчын хатын-кыз холыкларын күрсәтеп, баш-өстен рәтләргә, матурланырга кереште. Назилә апага май ахырында Аллаһы боерса туксан өч яшь тулачак, ә менә Маһира апа инде йөз яшьлек юбилеена якынлаша. Алар кунаклар белән рәхәтләнеп сөйләште, котлаулар кабул итеп, истәлеккә фотога төште.

– Тарихны яхшы беләм мин. Китапларга керми калган, күпләр белми торган әйберләрне хәтерлим. Ә менә сугыш еллары белән бүгенге тормышны чагыштырсак, шуны әйтә алам: бүгенге тормышыбыз җәннәткә тиң. Өстебезгә кияргә киемебез, табыннарыбыз ризык белән тулы. Дөньялар гына тыныч булып, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә, ил чиген саклаучы яшьләребез исән-сау туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, – диде Маһира апа Мәрданова очрашу ахырында.

Амин, шулай булсын, Маһира апаның теләкләре чынга ашсын. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде. Бөек Җиңү көне уңаеннан исә районыбызның һәммә ветераннарына, сугыш чоры балаларына, әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел көрлеге теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев