Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы: йолдыз булып балкыдылар

Бәтке мәдәният йортында эшләп килүче «Айс» халык яшьләр бию коллективы Казанда узган «Матрешка» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә катнашты һәм призлы урыннар яулап I дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды.

Коллектив һәрвакыттагыча, дәрәҗәле фестивальдә төп категорияләр буенча беренче урыннарны алды. Зур уңышларга ирешүдә иң элек - балаларның сәнгатьне яратуы, үтә тырышлыклары - даими рәвештә Бәтке авыл мәдәният йортына килеп хореография серләренә төшенүләре, һәр көнне биюләрне оста башкару өчен кирәкле күнекмәләр алулары тора. Шуның белән беррәттән, әти-әниләрнең балаларының рухи, мәдәни үсешен кайгыртулары да зур әһәмияткә ия. Соңгы ике уку елы эчендә утыздан артык: Халыкара, Бөтенроссия, республика (региональ) фестиваль, конкурсларда бары тик призлы урыннар, дөресрәге, күпчелек беренче урын алулары балалар – коллектив җитәкчесе хореограф - ата-аналар тандемы, ягъни аларның кулга-кул тотынып - бердәм эшләүләре аша ирешелә.

Бу уңышларда, әлбәттә коллектив җитәкчесе Яна Олеговна Кирпаневаның искиткеч тырышлыгы, яраткан һөнәренә тугры булуы зур роль уйный. Жөмләдән, Яна Олеговна һәм мәдәният йорты директоры Миләүшә Фәргать кызы Лавренова кечкенәдән үк шушы коллективка даими рәвештә йөреп хореография серләренә төшенгәннәр. Бию сәнгатен яратулары, гомумән мәдәниятне үз итүләре аларны шушы һөнәрне сайлауга этәргән.

Бәтке мәдәният йорты директоры Миләүшә Лавренова:

«1996 нчы елда гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәреннән бирегә күченеп килдек. Шуннан бирле авыл клубына юлны суытканым юк. Балачактан җырларга, биергә яраттым. Сәнгатьне яратуым, мәдәни тормышка тартылуым мине шушы һөнәр иясе итте. "Айс" халык яшьләр бию коллективына 3 яшьтән алып 14 яшькәчә 35 бала өч төркемгә бүленеп йөри. Беренче төркемдә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар; икенче төркемдә -башлангыч сыйныф, өченче төркемдә урта звено - 5-8 нче сыйныф укучылары йөри. Коллектив җитәкчесе Яна Олеговна Кирпаневаның, яшь белгеч булуына карамастан, бию стажы зур. Ул сабый чагыннан шушы коллективка йөрде, күз алдыбызда үсте. Үз эшен ихлас күңелдән, яратып башкара. Шунысын да әйтәсем килә, ата-аналар бикактив. Аларга аеруча рәхмәтлебез - елына ничәмә-ничә тапкыр төрле шәһәрләрдә уздырылган фестиваль, конкурсларга юл һәм балаларны ашату-тукландыру чыгымнарын үз өсләренә алалар. Шуңа өстәп, сәхнә костюмнары! Һәр чыгыш, бию номерлары өчен аерым һәм төрле-төрле костюм кирәк. Финансягыннан аларга авырга туры килсә дә балалары хакына алар зур чыгымнарны күтәрәләр. Балаларының уңай юлда булуларын - яхшы шөгыль белән мавыгуларын, мәдәнияткә тартылуларын хуплап, аларның күңелләрен үстерепторалар. Рәхмәт!» - ди Миләүшә Фәргатовна.

Директор сүзенә коллективның җитәкчесе кушыла: «Фестиваль искиткеч урында - Казан "Әкият" курчак театрында үткәрелде. Сүз уңаеннан, бутеатр чынлап та әкияти шәһәрчек сыман. Алты катлы бина могъҗизалар белән тулган. Балалар курчак театры бинасыннан, андагы мохиттан таң калдылар. Коллективыбыз белән тарихи, истәлекле урыннарында булдык, искиткеч матур биналарны карадык. Казан Кремле аеруча игътибарны җәлеп итте. Күз карашын иркәли торган
"Кол Шәриф мәчете"н балалар сокланып карадылар. Кремль мәйданында "Умырзая" биюен башкардык. Шул тирәдән үтеп баручылар, төркем-төркем булып җыелган халык чыгышыбызны җылы кабул итте. Тамашачылар балаларның биюен алкышлады, җылы сүзләрен һәм рәхмәтләрен әйттеләр. Кыскасы, искиткеч уңай тәэсир алдык», - ди Яна Олеговна Кирпанева.

Бәтке авылы, Тукай районы, республикабыз данын яклаучы "Айс" коллективы җитәкчесенә, мәдәният йорты директорына һәм ата-аналарга үз халкыбызны, туган якны, балаларны яратулары илһам һәм көч бирә. Район Сабантуе, җирлегебездә үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге бәйрәм һәм тантаналарның бизәге булган "Айс" коллективына уңышлар юлдаш булсын. Абруегыз үскәннән үсә барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев