Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы: чәчү вакыты – җаваплы чор

Быелгы яз үзенчәлекле. Бу – бакчачыларны, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, гомумән бар халыкны борчуга салды. Тәҗрибәле аграрийлар һава торышының көйсезлегенә аптырап калмыйча, аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын басукырларга чыгып чәчү эшләрен башкаралар. Район басуларында язгы чәчү киң колач белән бара.

”Әнәк” ҖЧҖ агрофирмасының “Ворошиловский” филиалы»нда язгы кыр эшләре тәмамлану алдында.

«Җир сулышын тоеп эшлибез!»

«Әнәк» ҖЧҖ агро фир масының Бәтке җирлегендәге «Ворошиловский» филиалы баш агрономы Айзат Васил улы Фаррахов әнә шулай ди. Аның белән язгы чәчү барышы турында сөйләшәбез. Тәҗрибәле аграрий: «Майның беренче декадасында төннәрен бик салкын булды. Ләкин моны сылтау итеп, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый. Җир сулышын тоя һәм аны аңлый белергә кирәк. Ата­бабаларыбызның: “Язын кырда сайрашмасаң, көзен ындырда ыңгырашырсың” дигән әйтемен аграрийлар һәрвакыт истә тотабыз. Шунысы сөенечле, 652 гектар җирдә чәчелгән арпа матур гына тиешелеп чыкты. Үсентеләр үзвакытында шытып чыгып баш калкытсын өчен җирнең дымлы булуы һәм кояш җылысы кирәк. Җир дымлы. Көннәр җылынуга таба бара. Шундый шартлар булганда башка культуралар да озакламый тиешелеп чыгар дип өметләнәбез. Борчакны тулысынча чәчеп бетердек. Барлыгы 356 гектар җирдә чәчелгән борчак басуларын даими контрольдә тотабыз. Көннәр аяз тора, җирдә дым бар – язгы чәчү чорында игенчене иң сөендергәне шул инде. 1100 гектар җирдә чәчеләчәк язгы бодайның дүрттән бере җир куенына салынды.

«Көнбагыш маен халык яратып куллана. Бу культура сездә чәчеләме?» – дигән соравыма агроном: – Без 1061 гектар җирдә көнбагыш чәчтек. Орлыгы – яхшы сыйфатлы. Уңышы әйбәт булыр дип уйлыйм. Басукырларга тәрбия кирәк. “Ашлаган җир – аш бирә. Ашламаган таш бирә” дигән бабайларыбыз. Басулардан эреле-ваклы ташларны һәм башка чүпне байтак җыйдык. КамАЗ машиналары белән санкцияләнгән чүплеккә ташладык. Басу культурасын саклаганда, агротехник чараларны төгәл үтәгәндә генә мул уңыш алуга өмет бар. Безнең механизаторлар – универсаль: язын – чәчү агрегатын – корыч айгырны иярлиләр – тырмалыйлар, чәчәләр, катоклыйлар; җәен – үсемлекләрне тукландыру, ашлау эшләрен башкаралар; аннары комбаин штурвалы артына утыралар – үстерелгән уңышны җыеп алалар. Тизләнеш һәм акыллы техника заманасы. Соклангыч бит – ике авыл хуҗалыгы техникасын “Амазон”ны эшкә җигеп, дүрт механизатор ике тәүлек әйләнәсендә 1061 гектар җирдә көнбагыш чәчтеләр. Андрей Горбунов белән Илнар Хәбибуллин – көндез, Александр Коршунов белән Юрий Абызов – төнге сменада эшләделәр. Язгы чәчү чорында, көннәр матур торганда 24/7 эш режимы гамәлдә. Борчак, көнбагыш, арпа, язгы бодай культураларын чәчү белән беррәттән – параллель рәвештә, каткование эшен алып барабыз. Бу – дым саклау өчен эшләнә», – ди Айзат Фаррахов.

Тырыш хезмәт тиешенчә бәяләнә!

”Әнәк” ҖЧҖ агрофирмасының “Ворошиловский” филиалы» директоры Максим Александрович Ионычев: «Быел “Ворошиловский” филиалында биш төрле культура чәчүне планлаштырдык. Көнбагыш, борчак, арпа – тулысынча чәчелеп бетте. Берьюлы берничә эш башкарыла: җир культивацияләнә, орлык чәчелә һәм катоклана.

Шикәр чөгендере – 1105, язгы бодай – 1100 гектар җирдә чәчеләчәк. Бүгенгесе көнгә шуның илле проценты чәчелде. Һәр эшнең үз вакыты. Орлык чәчкәннән соң тишелеп чыккан үсентеләрне тукландыру, зарарлы бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы көрәш чараларын куллану, су сиптерү агрегатларын эшкә җигү... Берсе артыннан икенчесе, шулай кара көзгәчә эш дәвам итә.

Басу-кырларда эш гөрләп барсын өчен акыллы техника белән дөрес идарә итү белү, авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм тиешенчә хезмәт күрсәтү кирәк. Юрий Степанов, Юрий Туктаров – тәҗрибәле, эшчән механизаторлар. Филиалның баш инженеры Рузил Шакиров авыл хуҗалыгы техникасының тоткарлыксыз эшләп торуын тәэмин итә. Үз эшен белеп һәм яратып башкара. Язгы кыр эшләренә техниканы яхшылап әзерләп куйган идек. Үз эшенә җаваплы караган кадрлар булганда гына эш алга бара. Хезмәт вазыйфасына салкын караган кешеләр белән “ботка пешми”. Аграрийлар гомер гомергә язгы чәчү һәм уңыш җыеп алу чорында сменалап эшли инде ул. Шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәре дигән сүзләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән тәңгәл килми. Менә шуны аңлаган һәм ихластан хезмәт куйган кешенең эше дә, ашы да бар. Хезмәт хакын үзвакытында, тиешенчә түләп барабыз. Илшат Шәехович Фәрдиев фидакарь хезмәтне бәяли белүче җитәкче. Эшлим дигән кешегә һәркайда эш бар. Тырыш хезмәт бездә тиешенчә бәяләнә.

Шунысын да әйтәсем килә, басу культурасын саклау – һәркемнең дә бурычы. Җир-ана дигән гыйбарәне ишетмәгән кеше юктыр. Ашатучы, туендыручы җирнең кадерен белү аграрийларга гына кагылмый. Басу-кыр полосаларындагы яшь үсентеләрне чокып алып үзләштерергә теләүчеләрне очратырга туры килде. Кыр полосалары – басуларны эссе җилләрдән, эрозиядән саклый, һәр агач – кадерле. Басу культурасын тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез һәм бу эшне дәвам итәчәкбез. Илебез келәтләре тулып торсын, табыннарыбыз ризыклы булсын өчен һәммәбез дә кулыннан килгәнчә эш башкарсын, битараф булмасын иде. Чәчүләр тәмамлангач әлегә кул җитеп бетмәгән кишәрлекләрне кипкән һәм корыган агач-куаклардан арындыру ниятебез бар. Нинди генә һава торышы булмасын, яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез», – дип сөйли директор Максим Александрович Ионычев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев