Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тормыш сәфәрегез сикәлтәсез булсын!

Бәйрәм тантанасы «Габдулла Тукай исемендәге ял паркы»нда – мәдәнимят сарае каршында башланып китте. Чыгарылыш кичәсендә Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының шатлыгын уртаклашырга балаларның әти-әниләре, дуслары килгән иде. Кичәнең тантаналы өлеше башланганчы ата-аналар балаларына музыкаль котлау юлладылар. Аннары, традиция буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары “Саубуллашу вальсы”н башкардылар.

Унбер ел эчендә аларны беренче укытучылары, аннары урта һәм югары звенода укыганда фән укытучылары, педагоглар, сыйныф җитәкчеләре кулга-кул тотынып гыйлем дәрьясында “йөзәргә”, әдәпәхлак нигезләренә өйрәттеләр. Укучылар- укытучылар- ата-аналар бер гаиләне тәшкил итте. Алар бергә шатландылар, көенечләрне – уртаклаштылар. Кызыклы һәм шул ук вакытта таныш булмаган серле дөньяга – белем мәгарәсенә кулларыннан җитәкләп алып кергән беренче укытучылары, барлык педагоглар, район җитәкчелеге һәм район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, ата-аналар чыгарылыш кичәсенә җыелган чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергә дулкынланды. Аттестат алучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт хисләрен җыр-моң һәм шигъри юллар аша ирештерделәр.

Чыгарылыш кичәсенең тантаналы өлеше ачык дип игълан ителә. Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырый.

Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров мәктәп тәмамлаучыларны – зур тантана сәбәпчеләрен бәйрәм белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен ирештерде: «Бүген сез әлегәчә яшәлгән гомерегезнең иң тантаналы, иң дулкынландыргыч мизгелләрен кичерәсез. Сез беренче тапкыр кулыгызга зур әһәмияткә ия булган документ – урта белемле булуыгызны раслаучы өлгергәнлек аттестаты аласыз. Бу рәсми документ – унбер ел буе белем алуда тырыш хезмәт куюыгызның нәтиҗәсе. Аттестат – тырышып укуыгызны күрсәтә. Шунысын әйтергә кирәк, бу уңышта сезгә армый-талмый белем һәм тәрбия биргән педагоглар һәм сезнең белән кабат унбер ел “мәктәп тәмамлаган” әтиәниләрегезнең өлеше бихисап. Рәхмәт һәммәгезгә дә.

Бүгеннән башлап сез тормыш сәхифәсенең яңа битен ачасыз – мөстәкыйль тормышка аяк атлыйсыз. Тормыш сәхифәгезгә шатлыклы вакыйгалар, бәхетле мизгелләр язылсын. Кайгы-хәсрәтләр һәм афәтләр сезне урап узсын. Белем һәм тәрбия җиргән педагогларны, туган мәктәбегезне, районыбыз җирлеген онытмагыз. Изге ниятләрегез, матур хыялларыгыз тормышка ашсын. Урта махсус яисә югары уку йортларында белем алып, төрле һөнәрләргә ия булып туган җиребезгә –Тукай районына эшкә кайтыгыз. Биредә сезгә һәрвакыт, һәркайда ишекләр ачык. Хәерле сәгатьтә! Тормыш сәфәрегез сикәлтәсез булсын!» – диде.

Сәхнәгә бер-бер артлы медалистлар күтәрелә. Медалистларның һәм аларның әти-әниләренең куанычлары йөзләренә чыккан. Гел “5” ле билгеләренә генә укып алтын медальгә һәм яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укып көмеш медальгә лаек булган унберенче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Рөстәм Закиров аерым хөрмәтләп алтын һәм көмеш медальләр, әти-әниләренә рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.

«Татарстан Республикасында 2015-2026 елларда талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңү яулаган 12 укучы һәм аларның әтиәниләре Татарстан Республикасы «Талантлар университеты»ның «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде. Аннары мәктәп тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының барысына да өлгергәнлек аттестаты тапшырылды.

Быел 11 нче классны 86 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды.

11 укучы алтын медальгә, 7 укучы көмеш медальгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев