Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тимерьюлчылар бәйрәм итте

Шушы атнаның чәршәмбесендә Круглое Поле поселогындагы «Юность» күпфункцияле үзәгендә Идел-Чулман регионында Куйбышев тимер юллары салынуның150 еллыгын зур мәдәни чара белән билгеләп үттеләр.

Тантаналы һәм мәдәни чараны үз эченә алган программа тематик яктан уйланып төзелгән булуы белән тимерьюлчыларның күңеленә хуш килде. Концерт номерлары башкарылганда, аерым алганда, җырчылар чыгыш ясаган вакытта видеороликлар һәм слайдфильмнар күрсәтелде. Куйбышев тимерьюлчыларының эше, ирешкән уңышлары хакында трансляция барды.

Гасыр ярым тарихы булган Куйбышев тимер юлының үткәне һәм бүгенгесе хакында, аның фидакарь хезмәткәрләре, ирешелгән уңышлар һәм хәзерге торышы турында фильм күрсәтелде. Зур бәйрәм чарасының тантаналы өлеше Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын аягүрә басып тыңлау белән башланып китте.

«Яхшы кәеф бүләк итәбез» дип аталган бәйрәм чарасында Идел-Чулман регионы Куйбышев тимер юлларында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, бүгенгесе көндә тырышып эшләүче тимерьюлчылар катнашты. Алар үзләре яши һәм хезмәт куя торган данлы һәм шанлы тарихы булган Идел-Чулман регионындагы тимер юллар эшчәнлеге хакында видеоролик карадылар. Аннары Элина Шабалина «Яхшы кәеф» исемле җыр башкарды. Әнә шул рәвешле, бәйрәмнең тантаналы өлеше тематика белән бәйле тарихи язмалар, фильмнар һәм концерт номерлары – иҗат җимешләре бүләк итү белән үрелеп барды.

Бәйрәм чарасында: Почетлы тимерьюлчы, Куйбышев тимер юллары башлыгы урынбасарының киңәшчесе (территориаль идарәсе буенча) Ринат Яруллин; ветераннар советы председателе Ришат Рамазанов; Түбән Кама тимер юл станциясе оешмасы үзәге ветераннар советы җитәкчесе Серафима Заика; Круглое Поле тимер юл станциясе ветераннар советы җитәкчесе Валентина Ниалова; Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев тимерьюлчыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, матур теләкләрен ирештерделәр. Аннары хезмәт ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантаналы кичәне алып баручылар Куйбышев тимер юлларында гасыр ярым дәвер эчендә булып үткән тарихка кабат-кабат әйләнеп кайттылар. Куйбышев тимер юллары салынуның 150 еллыгын бәйрәм итүне тимерьюлчыларның Самара шәһәрендәге «Пушкин» исемендәге мәдәният сараеның мәдәният секторы башлыгы Элина Шабалина алып барды. Бәйрәм чарасына җыелучылар концерт номерлары бүләк итүчеләргә – Куйбышев магистрале тимер юл транспорты хезмәткәрләреннән төзелгән иҗади төркемгә рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев