Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белгечләре узган атнада районнарга терлек азыгы әзерләү техникасын һәм терлек азыгы саклау урыннарының әзерлеген тикшерергә чыктылар. Безнең районда алар пәнҗешәмбе көнне булып киттеләр. Һәм, әйтергә кирәк, техника әзерлеген һәм азыкны саклау урыннарын, нигездә, яхшы дип бәяләделәр. Техника әзерлеген карап китүгә үк кайбер хуҗалыклар...

Техника әзерлеген тикшерүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов җитәкчелегендә идарә белгечләре һәм министрлыктан килгән вәкилләр иртәнге сәгать 7дән "Камский" җитештерү кооперативыннан башладылар. Көн дәвамында комиссия "Вилданов", "Ярыш", "Гигант", "Алмаз", "Ирек", "Чаллы яшелчәсе", "Биклән" хуҗалыкларында, Сәйдәшев исемендәге предприятиедә, "Тукай азык-төлек корпорациясендә булдылар. Аерым алганда, төп игътибар терлек азыгы әзерләү җайланмаларының техник торышына, басудан үләнне ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм йөртүчеләр белән тәэмин ителешкә, чабылган үлән кайтарыласы территориянең калдыклардан чистартылуына, азыкның ничек урнаштырылачагына, сенаж траншеяларының чистартылган, ремонтланган, агартылган, дезинфекцияләнгән булуына юнәлтелде.

Бар яктан да әзер дип табылган, бернинди кимчелекләр дә табылмаган, башкаларга үрнәк итеп куярлык хуҗалыклардан белгечләр "Гигант" җәмгыятен, "Ярыш"ны һәм Сәйдәшев исемендәге предприятиене билгеләделәр. Боларда машина-трактор паркларында тәртип, техника тулысынча төзекләндерелеп әзерлек сызыгына бастырылган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, транспорт техник карау үткән, механизаторлар һәм шоферлар белән дә проблема юк.

Без шушы хуҗалыкларның берсендә - Сәйдәшев исемендәге предприятиедә булдык. Терлек азыгы әзерләү чорында биредә басуларда өч комбайн - бер "Ягуар" һәм ике "Макдон" эшләячәк. Аларны Назыйм Вәлиев, Шамил Зәйнуллин һәм Рөстәм Фәрваев иярләячәк. Шулай ук печән төргәкли торган биш агрегат, тракторга тагу өчен тырмалар, ургычлар тәртипләп тезеп куелган. Биш "КамАЗ" машинасы басуга чыгуны көтеп тора. Язма газетага әзерләнгән вакытта, кичә, сәйдәшлеләртерлек азыгы әзерләүнең башлануын - бер "Макдон" комбайнының кырга үлән урырга чыгуы турында хәбәр иттеләр. Басуларында чабып кайтарыласы күпьеллык, берьеллык үләннәр бар. Шулай ук силоска дип сәйдәшлеләр кукуруз чәчкәннәр. Хуҗалыкта 2200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Мал башы узган ел белән чагыштырганда бераз арткан. "Мал күбрәк булса да, терлек азыгы мәйданын элеккечә калдырдык. Чөнки узган елгы запасыбыз бар", - диләр хуҗалык белгечләре.

ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аграрийлар алдына үләннәрне беренче кат чабуда бер сыер башына якынча бер тонна яхшы печән әзерләү бурычын куйды. Аны үтәүдә беренче чиратта техниканың сынатмавы мөһим. Безнекеләр дә башкалардан калышмаслар дип ышанасы килә. Районның калган хуҗалыклары да басуга шушы көннәрдә чыгарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгында