Якташыбыз дәүләт бүләгенә лаек булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафинны бүләкләде. Бүләкләү ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә узды.
Сафин-Тукай районы Советы депутаты. Республикабыз Рәис аның күкрәгенә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медален такты. Марат Тәлгать улы Сафинга бу бүләк Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде. Якташыбызны олы дәүләт бүләге алуы белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев