Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстан Рәисе районыбызга килде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районыбызга эшлекле визит ясадылар.

Югары даирә җитәкчеләр Ильбухтино-Кече Шилнә авылларында «Чиста су» федераль проекты кысаларында халыкны су белән тәэмин итү юнәлешендә эш барышы – су челтәрләре үткәрү белән дә кызыксындылар. Аннары Республика Рәисе, министр һәм район башлыгы «Гигант» җитештерү кооперативының күпьеллык үлән чәчелгән басуында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җитештерү кооперативы директорлары, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре белән очрашып язгы кыр эшләре барышы хакында әңгәмә кордылар. 

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны районының үзенчәлекле ягын ассызыклады – җирлегебездәге юл төзелеше, газлаштыру, халыкны чиста су белән тәэмин итү һәм бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә – язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынды. Республика Рәисе Тукай районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Республикабызда беренче урында баруын ассызыклады. Җирлегебездә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча күп эш башкарылуын билгеләп үтте. Ул: «Район басу-кырларында беренче майга бөртекле ашлык культураларының чәчелеп бетүе сөенечле вакыйга. Хәзер бары тик яңгыр кирәк. Җирләребез дым көтә», – дип табигатьнең – һава торышының уңай килүенә өметләнүен яшермәде. Район башылыгы Фаил Камаев җирлегебез басу-кырларындагы язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды.

Ул шулай ук район җирлегендә социаль объектлар төзелеше, юллар салу, чиста су челтәрләре сузу буенча башкарылган һәм әле дә дәвам ителә торган эшләргә тукталды. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: «Тукай районы – Республикабызда авыл хуҗалыгы тармагы буенча беренче урында бара. Игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек, үсемлекчелек тармагы буенча – район лидер.

Бу уңышларга – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең, аграрийларның үз хезмәтләрен яратып башкарулары һәм җитәкчеләрнең эшне оста оештырулары сәбәпле ирешелә. Шушы югары темпны сакларга кирәк», – диде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов: «Район буенча барлыгы 57900 гектар сөрүлек җирләре булып бүгенгесе көнгә шуның 41500 гектарына бөртекле ашлык культуралары, көнбагыш чәчелде. Әйтергә кирәк, икенче майга чәчүлек җирләрнең 72% ына бөртек салынган дигән сүз. Аннары азык культуралары – кукуруз, рапс, горчица чәчә башлыйбыз. «Миннехуҗина» крестьян фермер хуҗалыгында, гадәттә баланнар чәчәк аткач карабодай культурасы чәчелә. Быел КФХ 200 гектар җирдә карабодай чәчәргә ниятли», – дип язгы кыр эшләренең тулы куәтенә баруын ассызыклады. «Гигант» җитештерү кооперативы директоры Риф Имамов: «Менә бу янәшәдәге басуда – 260 гектар җирдә кукуруз чәчәбез. Үткән ел барлык төр уңыш (бөртеклеләр, азык культуралары) бик яхшы булды. Быел узган елдагы кебек үк уңыш булырмы-юкмы, әйтеп булмый. Яңгыр кирәк! Җирләр дым көтә!» – дип һәр аграрийны борчып торган мәсьәләне дә читләтеп үтмәде. Басудагы эшлекле сөйләшүдән соң Республика Рәисе, югары даирә җитәкчеләр һәм очрашуда катнашучылар Яңа поселогында үткән ел ачылган Габдулла Тукай исемендәге ял паркына юл алдылар. Р. Миңнеханов һәм Ф. Камаев биредә Габдулла Тукай һәйкәленә, Бөек Ватан сугышы ветераннары мемориалына чәчәкләр салдылар.

Мемориаль янында районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып әңгәмә кордылар. Республика җитәкчесе халыкның тормышяшәешен яхшырту юнәлешендә район җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев