Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Татарстан кроссы»нда гаиләләр дә йөгерде

21 сентябрьдә спорт чарасы барлык авыл җирлекләрендә, ә икенче көнне, шимбә иртәсендә ул Яңа поселогының чаңгы базасынада үтте.

Шимбә көнне узган ярышларда Башкарма комитет, район Советы, авыл җирлекләре, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре җитезлектә көч сынашты. Көн болытлы һәм салкынча булуга да карамастан, ярышларда җәмгысы 4 мең 802 кеше катнашты.

Чарада катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Илнур Гәрәев сәламләгәннән соң, «Татарстан кроссы» берничә этапта узды. Беренче старт гаилә эстафетасыннан башланып китте. Әлеге эстафетаның беренче этабында ун яшькә кадәрле, төрле җенестәге балалар 500 метр дистанциягә йөгерде. Алардан соң әтиләр һәм әниләр аерым төркемнәрдә 1 километрга җитезлектә, чыдамлыкка көч сынашты. Шул рәвешле, гаилә эстафетасында барлыгы 20 гаилә катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Әҗмәкәй авылы җирлегеннән Җәләловлар, икенче урынны Кенәздән Минһаҗевлар, өченче урынны Түбән Суыксу җирлегеннән Әхмәтовлар гаиләсе алды.

Икенче булып старт сызыгына Башкарма комитет, район Советы, авыл җирлекләре, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре басты. Кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта киеренке булган ярышлар нәтиҗәсендә биредә дә иң-иң көчлеләре билгеләнде.

Муниципаль хезмәттә эшләүче нәфис затлар арасында иң җитезе дип Комсомол авылы җирлегеннән Елена Сазонова танылды. Икенче урынны Алсу Васильева (район Советы), өченче урынны Рәсимә Шәяхмәтова (Башкарма комитет) яулады. Ир-атлардан финишка иң беренче булып Кенәз авыл җирлегеннән Илназ Вилданов килде. Аннан бераз гына калышып, икенче урынга Юрий Васильев (Башкарма комитет), өченче урынга Ренат Нуруллин (Түбән Суыксу җирлеге) чыкты.

Мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хатын-кызлар арасында беренче урынны Наталья Мамаева (Кенәз мәктәбе), икенче урынны Иштирәк авылы мәктәбеннән Айсылу Вәлиева, өченче урынны Надежда Кәлимуллина («Ромашка» балалар бакчасы) яулады. Иратлар арасында исә беренче урында – Рәшит Вәлиев («Мәктәптән тыш эшләр үзәге»), икенче урында – Сергей Шамиданов (Круглое Поле мәктәбе), өченче урында – Марат Вәлиев (Калмия мәктәбе).

Мәдәният учагында хезмәт куючы нәфис затлар арасында иң җитезе Ландыш Виссарионова («Мәдәният һәм ял үзәге») булып чыкты. Җиңүчеләр пьедесталының икенче баскычына исә Альмира Сыйтдикова (Күзкәй мәдәният йорты), өченчесенә – Алсинә Гарипова (Калмаш мәдәният йорты) менде. Ир-атлардан Артур Зариповка («Мәдәният һәм ял үзәге») тиңнәр булмады. Икенче урынны исә Яңа поселогы мәдәният йорты хезмәткәре Атлас Әмируллин алды.

Районның төрле оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында да көндәшлек көчле булды. Хатын-кызлар арасындагы әлеге өлештә барлык призлы урыннарны «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшләүчеләр яулады. Бу: Энҗе Хисамова (беренче урын), Роза Фролова (икенче урын) һәм Алсу Йосыпова (өченче урын). Ирегетләргә килгәндә, беренче урында – Альберт Габдуллин (Татарстан таможнясы), икенче урында – Айрат Әхмәтвәлиев («Ирбис» ягулык станциясе), өченче урында – Азат Сәлимов («Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт»).

Кросста катнашып, җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган барлык спортчылар да грамоталар, истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Спорт бәйрәме исә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев