Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Шимбә өмәсе үтте: кем эшләде, кем юк

Авыл иртә уяна, шимбә өмәсендә дә сәгать 8дән торып эшкә тотынганнардыр дигән өмет белән без дә юлга кузгалдык. Максатыбыз - Комсомолец поселогын кар астыннан чыккан чүп-чардан дәррәү килеп чистартучы халыкны, андагы хезмәт күтәренкелеге мохитын күреп, шәп репортаж алып кайту.

Чаллы-Сарман юлының биредән көн дә йөрүче шоферларның теңкәсенә тигән чокыр-чакырлы, сикәлтәле участогыннан чытыр арбадагы кебек "дырылдап" бара башлауга күңел кырылса да, ике яклап юл кырыйларын ялт иттереп чистартып баручы бер төркем балаларны күрүгә эчкә җылы керде. Новотроицкое урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары икән. Алар җыештырып чүп белән тутырган капчыклар саны күз алдында ишәеп бара.

- Ел саен шушы 2-3 километр араны җыештырабыз. Балалар тырыш безнең, яннарында торып-тикшереп торуның кирәге юк, ярыша-ярыша эшлиләр, - диделәр әлеге сыйныфларның җитәкчеләре Рәмзия Казанцева һәм Эльмира Гәрәева.

Саф һавада эшләп битләре алсуланган, бераз алҗыган балаларны шимбә өмәсе истәлеге итеп фоторәсемгә төшергәннән соң, юлны дәвам итәбез.

Комсомолец поселогы, төгәлрәге, күпкатлы йортларда яшәүчеләр әле уянып кына килә, күрәсең, ишегалларында да, йорт алды бакчаларында да бернинди җанлылык күренми. "Шушы 3 йортта яшәүчеләр белән бераз катлаулырак, өмәләргә катнашырга бик теләп тормыйлар. Без сезгә хезмәтләр өчен акча түлибез - килегез дә җыештырыгыз, дип кычкыручылар да очрый," - диде безне каршы алган авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова, бераз кыенсынып. Алай да соңрак ике йортта яшәүчеләр үз территорияләрен чистартканнар, әмма 11нче йорттагы 12 фатирдан бер генә кеше дә җыештыруда катнашмаган. Ә менә без килгән вакытка (8.45 сәгать) шушы йортлардан шимбә өмәсенә чыккан бердәнбер вәкил буларак, "Чаллы ите" предприятиесендә эшләүче Энҗе Мансурованы, чүп тулы капчыкларын бушатырга барганда, рәсемгә төшереп алдык. Гомумән, поселок урамнарын чүп-чардан, нигездә, мәктәп укучылары арындыруына инандык. Без килгәндә Комсомолец урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары - җәмгысе 8 бала үзләренең сыйныф җитәкчесе Тамара Рыжова белән бергә шау-гөр килеп үзәк урамны чистарталар иде. "Һәр сыйныф шулай чиратлашып поселогыбызның йөзен ямьләүдә катнаша. Бу бит әле бик мөһим тәрбия чарасы да," - диде Тамара Валентиновна. Мәктәп территориясе дә, "Петушок" балалар бакчасы мәйданчыгы да җәй буе сабыйлар кинәнеп уйнарлык чип-чиста, яшел келәм булып үлән үсеп килә. Кайтыр юлга чыккач электр баганаларның аскы өлешен ап-ак итеп буяп баручы балалар бакчасы пешекчеләре Рузинә Нуруллина һәм Светлана Степанованы, шулай ук авыл җирлеге хезмәткәре Лениза Усманованы очраттык.

Шушы поселок территориясендә урнашкан ТР янгыннан саклау учреждениесенең аерым посты территориясенә дә сугылдык. Бөтен җир чиста итеп җыештырылган. "Җир кардан арыну белән чистарта башладык, безнең участок бит бигрәк җаваплы, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә чыгып китәргә бөтен нәрсә әзер булырга тиеш," - диде янгын сүндерү машинасы шоферы Муллахан Бадамшин. Ә менә янәшәдәге "Чаллы ите" предприятиесенең чүп баскан территориясендә беркемне дә очратмадык. Күрәсең, биредә ямьле җәйгә кул сузымы гына калганына һаман да ышанып бетмиләр. Продукция җитештергән җирдә аеруча тәртип булырга тиеш, югыйсә. Узган шимбә өмәсеннән алган кичерешләр менә шулайрак. Шәп репортаж өчен "уңай" мисаллар җитенкерәмәсә дә, уйланырлык, ниндидер нәтиҗә ясарлыклары җитәрлек булды.

Әлбәттә, шимбә өмәләре үз урынында, ләкин яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга кирәк: җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шимбђ љмђсе