Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Шәп үтте Сабантуйлары!

Узган шимбә Тукай районы авыл җирлекләрендә Сабантуйлар узды. Ул һәркайда үзенчәлекле, күркәм вакыйгаларга бай булды.

Җырлар һәм биюләр, җылы котлаулар, уеннар һәм күңел ачулар белән Мәләкәс авыл җирлегенең Иске Җирекле авылында да Сабантуе гөрләде. Ун елдан артык ул авыл клубы янындагы зур мәйданда үткәрелә.

Бәйрәм алдыннан биредә эскәмияләр астына бетон нигезләр урнаштырылды, җирле активист Владимир Ермолаевның ярдәме зур булды.

- Мондый зур бәйрәмне авыл халкы, депутатлар корпусы, якташлар, авылдан чыккан кешеләрнең уртак тырышлыгы белән генә үткәрергә мөмкин. Безнең торак пунктта бик күп милләт вәкилләре тыныч һәм тату яши, туган Татарстан файдасына бергә хезмәт итәләр, бергә ял итәләр, – дип хәбәр итте Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев. Ул билгеләп үткәнчә, уртак бәйрәмне оештыруда инде күп еллар дәвамында эшмәкәрләр Владимир Назаров һәм Лилия Гайфуллина, авылның ветераннар советы рәисе Госман Рәхмәтуллин, Әфган сугышы ветераны Айдар Насыйбуллин һәм башкалар зур ярдәм күрсәтә. Быел мәйданны әзерләүдә Айрат Гаделшин, Валерий Фомин, Борис Афанасьев, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм клуб хезмәткәрләре күп көч куйдылар.

Сабантуйның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Зарипова иде. Аның күңелгә ятышлы тавышы 10 ел район бәйрәмнәренең бизәге булып тора.

Бәйрәм кунаклары- Мәләкәс авыл советы белән озак җитәкчелек иткән Михаил Мифодиев, Эчке эшләр министрлыгының запастагы подполковнигы Анатолий Курочкин, техник фәннәр кандидаты Борис Анисимовлар иде.

Ә Сабантуй әләмен күтәрүне Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган яшелчәче, Татарстанның атказанган фермеры Минталип Минеханов һәм «Бердәмлек» кооперативы тракторчысы Анатолий Емельяновка йөкләделәр. Аннары туган авыл турында җыр яңгырады. Бәйрәмдә язгы чәчү кампаниясенә зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы алдынгыларын, шулай ук җәмәгать активистлары Земфира Мутыкованы, Олеся Гыйльманованы һәм Венера Фадееваны хөрмәтләделәр.

Майданга җыелганнарның көчле алкышлары астында кыска вакытлы ялга туган иленә кайткан мобилизацияләнгән Вячеслав Виссарионовны чакырдылар. Аның адресына иң җылы котлаулар һәм Чаллы артисты Айгиз Әхмәтов башкаруында җыр яңгырады.

Аннары Сабантуйның традицион спорт ярышлары башланды, хәтта әтәчләр артыннан йөгерү кебек авыл уеннары да оештырылды. Ә сулы чиләкне көянтәләргә асып узышуда хәтта ир-атлар да катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәмдә балалар өчен үз мәйданчыкларын оештырдылар, сабыйлар күңел ачтылар, алар өчен «Тургай» балалар бакчасы хезмәткәрләре уеннар һәм конкурслар оештырдылар.

Бәйрәм үзешчән артистларның һәм Иске Җирекле клубының «Бал кортлары» һәм «Дуслык» бию коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Ә көрәш келәмендә яшүсмерләр дә, атаклы авыл көрәшчеләре дә көч сынаша алды. Бүләксез беркем дә калмады. Ә Сабантуйның төп, абсолют батыры спорт мәктәбе тренеры Артем Артемьев булды, аңа традицион бәрән һәм 20 мең сум күләмендә акчалата сертификат бирелде. Сабантуйда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм бик матур, шул ук вакытта бик дулкынландыргыч һәм күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев