Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районыбызда логистик терминал төзелә

«Алабуга» махсус икътисади зонасы Дэн Сяопин исемендәге логистик терминал проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Комплекс Тукай районы территориясендә төзелә һәм Россиядә иң эресе булачак.

Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Дэн Сяопин исемендәге терминал төзелеше 78 млрд сумга бәяләнә – бу 2023 елда республиканың иң эре инвестицион проекты. Исегезгә төшерәбез,объект Иштерәк авыл җирлеге территориясендә төзелә.

«Алабуга» МИЗ төзегән логистик терминал «Этилен 600» индустриаль паркының бер өлеше булачак. Терминалның проект куәте елына 100 мең контейнер тәшкил итәчәк. Төзелеш мәйданы 65 гектар. Контейнер мәйданчыгының озынлыгы 1,05 км булачак, бу төяү-бушату операцияләрен берьюлы тулы контейнер поезды белән өстәмә маневрлар ясап эшне башкарырга мөмкинлек бирә, бу югары нәтиҗәлелек һәм арзан логистик чыгымнар тотылуга ярдәм итәчәк. Төзелешнең беренче этабы 2024 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылачак, дип планлаштырыла. Биредә 1500дән артык яңа эш урыны булдырыла.

тык яңа эш урыны булдырыла. Дэн Сяопин исемендәге терминал товарлар һәм комплектлаучы әйберләр китерү маршрутларына оптималь шартлар тудырачак. Бу максатлар өчен 100 мең кв.м мәйданы тулысынча автоматлаштырылган «А» классы склады, махсус температура таләп иткән йөкләр өчен склад (2,5 мең кв. м артык), шулай ук 150 меңнән артык паллет-урын каралган 3PL склады, E-COM склады (500 меңнән артык ячейка), куркыныч йөкләрне саклау склады (5 мең кв. м артык), кросс-докинг (4 мең кв. м). Резидентлар өчен нефть химиясе йөкләрен һәм авыл хуҗалыгы продукциясен контейнерлаштыру хезмәтләре була. Техниканың оператив эшләве өчен складларда 170 капка урнаштырыла.

“Этилен 600” индустриаль паркы инвесторлары дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура, әзер кадрлар, чимал һәм Россия базары ягыннан ихтыяҗ белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев