Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда беренче яшьләр үзәге ачылды

Татарстанда яшьләр сәясәтен алга чыгару, алар өчен махсус программаларны эшләтү буенча эшчәнлек югары дәрәҗәдә алып барыла.

Соңгы елларда балалар, яшүсмерләр, яшьләр өчен белем алу, мәшгульлек, торак мәсьәләсен чишү һәм башка юнәлешләрдә аеруча актив чаралар күрелә, мөмкинлекләр булдырылып, инициативалар хуплана.

Үткән атнаның җомга көнендә шундый истәлекле һәм мөһим чараларның берсе районыбызның Кенәз авыл җирлегендә урнашкан Татарстан совхозы поселогында да үтте. Биредә бу көнне Тукай районында беренче һәм әлегә бердәнбер булган яшьләр үзәге ачылды.

Тантанада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров, ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, район җитәкчелеге, җирлек башлыклары һәм әлбәттә, бәйрәмнең төп кунаклары – авыл балалары, район яшьләре катнашты.

– Бүген чын-чынлап районда зур вакыйга. Капиталь төзекләндерүдән соң без әлеге мәһабәт бинаны яңадан сафка бастырып, биредә яшьләр үзәген ачу тантанасына җыелдык. Ул Татарстан поселогы яшьләре өчен генә түгел, бөтен Тукай районы яшьләре өчен эшлиячәк. Барлык тукайлылар исеменнән беренче чиратта Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыкка, республика җитәкчелегенә әйтәсе килә. Сезнең ярдәмегез белән, Ринат Наилевич, берничә ел элек әлеге бинаны карап чыгып: «Ничек бу эшне ерып чыгарбыз икән?» – дип йөрүләр истә әле. Ничек кенә булмасын, без бу эшне бергәләп башкарып чыктык һәм хәзер аның җимешләрен татыйбыз. Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Миинистрлар Кабинетына да рәхмәтебез зурдан.

Исән-сау булыйк, алага таба да мондый программалар эшләп килсен, бәйрәм белән һәммәгезне дә, тукайлылар, – дип сәламләде бәйрәм кунакларын, район халкын Рөстәм Закиров.

ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков исә иң элек район яшьләрен сәламләп алды. Аннары, иңнәреннән сыйпап: «Бүген көне салкынча. Юка гына киенгәнсез – туңмыйсызмы?» – дип кызыксынып, кайгыртучанлык күрсәтте. Чыгышында исә ул:

– Әлеге яшьләр үзәген без бик көтеп алдык. Район яшьләре өчен очрашу, фикер алышу, аларның идеяларын, хыялларын тормышка ашыру урыны булыр ул дип өметләнәм. Без үз чиратыбызда үзәкне тиешенчә, кирәгенчә җиһазландыру, яхшы шартлар булдыру өстендә тырышып эшләдек. Сезгә файдаланасы гына кала. Хәерле сәгатьтә, бәйрәм белән, – диде.

Яшьләр үзәген символик ачу тантанасында исә җитәкчеләр белән бергә районның актив яшьләре дә катнашты. Бергәләп ал тасманы кискәннән соң, һәммәсе дә бина эченә узды.

«ТРның яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерү һәм материаль базасын ныгыту программасы» кысаларында һәм «Строитель» подряд оешмасы башкарган эш нәтиҗәсендә иске бина күзгә күренеп үзгәрде, матурланды.

Үзәк ике каттан тора, анда яшьләр ялы, иҗаты һәм аралашу өчен төрле зоналар урнашкан. Биредә уңайлы кафетерий, очрашулар өчен иркен холл, профессиональ тавыш яздыру студиясе, әңгәмә бүлмәсе, шулай ук музыка сыйныфлары һәм спорт белән шөгыльләнү өчен актив зоналар бар.

Моннан кала, биредә кече яшьтәге балаларны җәлеп итү, җыю максатыннан балалар зонасына да аерым игътибар бирелде.

Кунаклар бинаның иркен, якты бүлмәләрен карап йөргән чагында биредә рәсем ясау, бию, киберспорт, беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм башка юнәлешләрдә узучы дәресләргә тап булдылар.

– Үзәкнең ачылуын без бик озак, түземсезлек белән көтеп алдык. Мин үзем «Беренчеләр хәрәкәте»ннән һәм әлеге бинада безнең оешманың үз кабинетыбар. Б и р едә г е мөмкинлекләрдән файдаланып, якын киләчәктә очрашулар, төрледәнтөрле кызыклы чаралар оештырырга ниятләп торабыз, – дип сөенече белән уртаклашты Татарстан совхозы поселогында яшәүче унбиш яшьлек Эвелина Абдуллина.

Яшьләр үзәге буенча экскурсиядән һәм аның эшен, материаль тәэмин ителешен тагында яхшырту максатыннан узган сөйләшүдән соң, министр Ринат Садыйков район яшьләре беелән кворкинг бүлмәсендә очрашып, сәгатьтән артык аларны кызыксындырган темаларга аралашып, сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында исә һәммәсенә дә уңышлар, матур теләкләрен теләде.

Бәйрәм шул рәвешле истәлекле дә, районның яшь буын вәкилләре, килгән кунаклар өчен үтә дә кызыклы һәм файдалы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев