Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн үзәгендә

«Президент белән бергә» хәрәкәтен төзүдә район яшьләре дә катнашты

13 апрельдә башкалада «Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» дип аталган форум үтте. Анда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 40тан артык иҗтимагый оешма һәм аларның 300ләп вәкиле катнашты. Алар ул көнне «Президент белән бергә» дигән республика иҗтимагый хәрәкәте төзеделәр. Форумга безнең районнан да ике делегат - ТР Дәүләт Советы...

Республикада бүген 30га якын социаль программа эшләп килә, зур масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Яңа хәрәкәтнең төп максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда, мөһим башлангычларда катнашырга әзер булган татарстанлыларны берләштерү. Илнең бүгенге катлаулы яшәеш шартларында республика үсешен саклау өчен берләшү аеруча мөһим дип ассызыкланды форумда.

Чарада катнашучылар өч секциягә бүленеп эшләделәр. «Стратегия - 2030» төркеме республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен карады, «Иҗтимагый тирәлекнең үсеше» секциясендә парк һәм скверларны үстерү, креатив индустриягә ярдәм итү һ. б. сораулар күтәрелде, «Татарстан: эшлә, өйрән, бүлеш, үзгәр!» исеме белән аталган төркемдә җәмәгатьчелекне социаль акцияләргә тарту турында сөйләштеләр.

Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен эшләү ТР Президенты кушуы буенча моннан ике ел элек үк башланган иде. Аның проекты буенча фикер алышу яшьләр мохитендә аеруча актив барды. Форумда районнан барган делегатларның берсе - Юрий Васильев шушы проект буенча фикер алышу секциясендә эшләде. Әлеге чарадан алган тәэсирләрен ул газета укучылар белән дә уртаклашты. «Форум минем өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Мин, чыннан да, проектны киң халык массасына чыгару, җәмәгатьчелекнең бәясен алу кирәк дип саныйм. Киләчәккә планнар, идеяләр турында сөйләшкәндә яшьләрнең катнашуы, минемчә, аеруча мөһим. Чөнки «Стратегия - 2030» беренче чиратта, турыдан-туры яшьләргә бәйле. Илнең, республиканың киләчәге турында нәкъ менә без уйларга тиеш тә.

Авылда яшәүче, шунда эшләүче яшь кеше буларак, минем авыл тормышы, аның бүгенге халәтенә игътибарны юнәлтәсем килә. Кызганычка, яшьләрнең күбесе матур тормыш, яхшы хезмәт хакы эзләп читкә чыгып китә. Республиканың киләсе унбиш елга үсешен билгеләгәндә авыл җирендә яшәү һәм эшләү шартлары турындагы пункт та керсен, авылны яшьләрнең ничек итеп күрәсе килә - шул фикер ишетелсен иде. һәм, ниһаять, яшьләрдә үз авылын үстерүгә кызыксыну булсын, алар киләчәккә планнар төзи алсын. Ә моның өчен безгә тәҗрибәле буынның ярдәме кирәк. Шулай булгач, программалар төзегәндә, инициативаларны тормышка ашырганда безнең бергә булу бик мөһим».

«Хәзер безнең бурыч - «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте кысаларында республика лидеры куйган юнәлешләрне халыкка җиткерү, райондагы җәмәгать вәкилләрен яңа проектларны эшләүдә катнашуга тарту, - дип билгеләп үтәләр форумда катнашкан район яшьләре. - Вакыт үткәч, республиканың үсешенә без дә өлеш керттек дип әйтә алсак, максатыбызга ирешкән булачакбыз», - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев