Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Онытырга хакыбыз юк

15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел.

Бу көнне без, Әфганстанда хезмәт итеп кайткан якташларыбыз белән ел саен диярлек истәлекләр барлап алабыз. Әфганчылар хәзер үзләре ярдәмгә ашыга. Туган илне сакларга киткән егетләрне кием, азык-төлек, техника һәм башкалар белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, балалар яныннан да кайтып кермиләр.

Районыбызның Иске Абдул авылында Әфганчылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, сугышчан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның координацион совет оешмасы житәкчесе Фәрит Галәветдинов, Казан кунаклары да бар иде.

Хәтер көне буларак узган әлеге чарада Әфган сугышы ветераннарын, Әфганда һәм Чечня сугышында һәлак булган солдатларның аналарын зурладылар, хөрмәт күрсәттеләр. Һәр елдагы күркәм гадәт буенча, интернационалист солдатларга багышланган һәйкәл алдындагы митингтан башланып китте. Анда батырлар хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салу булды. Бу хакта тулырак, газетабызның киләсе чәршәмбе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев