Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәңгелек кыйммәтләр – милләт агачының тамырлары

«Без тарихны эзлибез - гасырлар гаилә тарихына кайту» нәсел шәҗәрәсенең муниципаль этабы Новый бистәсенең Мәдәният йортында үтте. Нәсел шәҗәрәсе өч этапта үткәрелүен искә төшерү урынлы: муниципаль, зональ һәм республика.

Республика күләмендә матур традициягә әйләнгән бу фестивальнең әһәмиятен Яңа поселогы Мәдәният йорты фойесына килеп керүгә үк аң лыйсың. Биредә – үз нәсел-нәсәбен белгән, аны кадерләгән һәм мәңгелек кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыручы, нәсел җепләрен ялгап яшәүче гаи лә ләрнең рухи байлыгы: буыннан буынга тапшырыла торган мираслары – эчтәлекле кулъязмалар, нәселдән-нәселгә күчеп килүче төрле дәрәҗәдәге хәзинәләр, кул эшләре, табын бизәге булган милли ашлары да күргәзмәгә куелган иде. Һәр гаилә нәсел агачын үзенчәлекле итеп төзи белүләре белән дә халыкның игътибарын җәлеп итте. Мисал өчен, Яңа Бүләк авыл җир легеннән килгән данлыклы Гыймазетдиновлар нәсел агачындагы буыннар чылбырын алма шәкелендә ясаган. Дилбәр Гыймазетдинова: «Нәселебезнең тамыры – Әхмәтҗан бабай. Аннан киткән ботаклар көчле, нык һәм сәламәт рухлы. Аларда – алмалар үсеп тора. Бу – символик мәгънәгә ия», – дип шәҗәрәләрен тәкъдим итте һәм милли ризыгыбыз гөбәдиянең һәр бәйрәмдә гаиләләрендә табын күрке булуының серен ачты: – Гөбәдия: дөге, йөзем, өрек, кызыл эремчек (корт), бал-май – төрле сыйфаттагы, төрле тәмдәге ризыклардан ясала. Шул тәгамнәрне камыр белән төргәч ул бербөтен була. Гаиләдә, нәселдә дә шулай: һәр кешенең үз холык-фигыле, үз сәләте бар. Ә бергә җыелгач – бербөтенгә әйләнәбез, – дип милли ризыгыбызның зур мәгънәгә ия булуын аңлатты.

Калмия авыл җирлегеннән килгән Әһлиевларның нәсел агачы меңъяшәр имәндәй – ул мәһабәт һәм нык тамыры, көчле ботаклары белән үзенә җәлеп итеп тора. Бу «имән» ышыгында дистәләрчә, йөзләрчә онык-оныкчыклар үсеп илгә-көнгә хезмәт итә, иң мөһиме – үз җирлегебезгә берегеп яши.

Гомумән, һәр гаиләнең нәсел агачы, рухи мирасы бай – киң кырлы һәм бәһаләп бетергесез асылташка тиң. Иң мөһиме – һәр гаилә шул олы байлыкны, зур мирасны кадерләп саклый белүен һәм горурлануын күрсәтте бу фестивальдә. Сабантуйларда бәйге тотучы затлы нәселле юртаклардай иде күңел халәтләре мәртәбәле бәйгедә катнашучыларның. Шулай булмыйча, алар үз нәселенең данын якларга, башкаларга матур өлге күрсәтергә килгәннәр ич! Бар яклап та: татулыкта, уңганлыкта-бул ганлыкта, мәдәнилектә үрнәк булулары белән дан алган дүрт гаилә – нәсел-нәсәбенең рухи байлыклары белән уртаклашты. Һәм, әйтергә кирәк, үзара көч сынашты, матур тәҗрибә алмашты. Шәҗәрә фестиваленең тамаша залындагы өлешендә һәр гаилә театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Шунысын да ассызыклау мөһим – һәр гаиләнең кечкенә спектаклендә олы нәсел агачының тарихи һәм шәхси тетрәнүләр кичерүе, ил язмышы белән халык язмышының уртаклыгы, тормыш зилзиләләрен һәм давыл-гарасатларын кичкәндә нәсел агачы тамырларының нык булуын күрсәтү чагылдырылган иде.

Теләнче Тамактан килгән Нәсимә Сәгъдиева гомере буе участок шифаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Сәламәтлек сагында торган Нәсимә ханым апасы Мәрзия һәм сеңелесе Вәсилә белән сугыштан соңгы балачак, үсмерчак елларын хәтерләрендә яңарттылар. А н н а р ы Н ә с и м ә х а н ы м «Хәтирә сандыгы»н ачып оныгы Таңсылуга балачагында кигән балаитәкле күлмәген һәм чигүле алъяпкыч, ак калфакны мирас итеп тапшырды. Зур булмаган тамашада буыннан-буынга тапшырыла килүче мирасның милли кием белән беррәттән ата-бабаны хәтердә саклау, өлкәннәргә хөрмәтле булу да чагылдырылган. Шунысы да мөһим әбекәй сандыгындагы милли киемне киеп Таңсылуның күбәләктәй очып-очып татар халык биюен башкаруы – татар авылының киләчәге өметле булуына ишарә иде.

Күзкәй авыл җирлегеннән килгән иҗатка гашыйк Шәйдуллиннар-Асыл мәр дәновлар гаиләсенең нәсел җепләре тирән тамырларга барып тоташа. Әтиләре Салих ягыннан бабалары Шәйдулла, Габидулла – Ижау якларында сәүдә иткәннәр. Мул тормышта матур гына яшәгәндә тарихның кырыс җилләре аларның да ишеген каккан – егерменче гасыр башында алар гаиләләре белән Себергә сөргенгә озатылалар. Бөек Ватан сугышыннан соң гына Сәмигулла Шәйдуллинга Җәмилә исемле гүзәлләрдән гүзәл туташ белән гаилә корып Ижауда төпләнү насыйп була . Бүгенгесе көндә Эльмира һәм Руслан Шәйдуллиннар бабалары эшенең дәвамчылары – алар сәүдә белән шөгыльләнәләр. Ә инде әниләре ягына килгәндә исә, алар иҗат әһелләре – мәдәниятка гашыйк затлар. Сәмигулла белән Җәмилә кызлары Гөлнәзирәгә сабый чагында ук гармун бүләк итәләр. Әнә шул рәвешле, дүрт-биш яшеннән үк, Гөлнәзирәнең күңеленә мәдәнияткә карата мәхәббәт орлыклары салына. Үсеп җиткәч язмыш аны Күзкәй авылы белән бәйли. Да н л ы к л ы Күз кә й а в ы л җирлеге абруен күтәрүче, кырык ел дәвамында төрле бәйге-конкурсларда катнашып лауреат исемнәрен яулаган «Әллүки» фольклор ансамбленә нигез салучы Гөлнәзирә ханым балаларында мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләгән. Кызы Роза бүгенгесе көндә Күзкәй авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Җәмилә әбиләре белән әниләре Гөлнәзирә – аш-су әзерләргә, камыр ашлары пешерергә оста булалар. Алар аш-су әзерләү серләрен кызларына тапшырып калдырганнар. ШәйдуллиннарАсылмәрдәновлар нәселе – буыннар чылбырының нык булуын кайгыртып буыннар арасында арадашчы ролен башкаралар. Үз нәселе белән горурланып, ил һәм гаилә тарихын барлап яшәүче гаилә сәхнәдә гаилә тарихын концерт номерлары белән баетып мини спектакль күрсәтте. Сәхнә түрендә балалары һәм оныкларының милли моңнарыбызны оста итеп башкаруларына, өздереп биюләренә әниләре Гөлнәзирә ханымның рухы шат булгандыр.

Яңа Бүләк – Илһам Шакировны биргән данлыклы авыл. Мәдәниятле, илһамлы төбәктә легендар җырчыбызның дәвамчылары яши. Алар – республикага билгеле Гыймазетдиновлар.

Тукай районы Таулык авылында яшәүче алтын куллы тимерче Фәнир Казаклар авылы кызы Нәкыягә өйләнеп матур гаилә коралар. Умартачы, сандыклар ясау остасы Фәнир Гыймазетдинов тормыш иптәшеннән уңа – Нәкыя кул эшләре остасы: бәйли-чигә, паласлар суга. Шуңа өстәп, ул әле биюче һәм җырчы да. Бертуган Гыймазетдиновларның мәдәниятне үз итүләре әнә шулай нәселдән килә. Назир мәктәптә укыганда ук вокаль инструменталь ансамбль төзи, алар авылларда концертлар куялар. Нәзир Гыймазетдинов 1986 нчы елда Алабуга мәдәният-агарту училищесында үзе белән бер төркемдә укыган Лениногорск кызы Дилбәр белән тормыш кора. Шуннан бирле алар тормышта да, эштә дә кулга-кул тотынып, иңнеиңгә куеп эшлиләр. Районда, республикада үткәрелә торган мавыктыргыч чараларда, фестиваль, бәйгеләрдә даими катнашып призлы урыннар яулап киләләр. Аларның өч кызлары да мәдәнияткә гашыйк. Нәзирнең бертуган энесе Назыйм Таулык авылында яши. Тормыш иптәше Энҗе – педагог. Ул – җыргамоңга, биюгә оста, нәфис сүз остасы. Нәзир белән Назыйм – әтиләре кебек үк җитмеш төрле һөнәр ияләре. Җырлар иҗат итәләр. Нәзир хәтта тегә дә, картиналар да иҗат итә. Гыймазетдиновларның балалары да төрле кичәләрдә катнашалар. Бу гаиләнең нәсел тамырларын барлаучы һәм данлаучы чыгышларыныңасылы Анага мәдхия җырлауга корылган иде. Юкка гына безнең каум: «Җәннәт – аналарның аяк астында» дигән шигарьне үз итмәгән!

Калмия авыл җирлегеннән килгән Әһлиевлар гаилә, нәсел тарихын бик ерактан – тирән катламнарны «чокып» – Уфа, Казан калалары архивларында эзләнеп, бай тарихи материаллар туплап, нәсел җебенең очына чыгу бәхетенә ирешүләре белән аеруча мактауга лаек. Алар бай нәсел тарихын мавыктыргыч һәм мәгънәле сюжетка корылган спектакль итеп күрсәттеләр. Һич картаймас Әлмәндәр бабай рухын саклаган бу нәселнең башы тимерчеләргә барып тоташа. Заһидулла белән Хаҗиәхмәт – Күзкәй волостенда бердәнбер тимерчеләрдән булганнар. Алар халык арасында алтын куллы һөнәр ияләре булулары белән дан казанганнар. Моннан йөз ел элек Хаҗиәхмәтнең Иске Байлар авылында тимерчелек белән шөгыльләнүен фотога алганнар. Шул кадерле истәлек гаилә архивында саклана. Заһидулланың улы Әһлиулла (1903 нче елгы) тимерче, йозак ясаучы була. Ул һәр йозакка «Әһли» диеп үз имзасын салган. Хезмәтләре авыр, һөнәрләре – мактаулы булган аларның. Шуның белән бергә, алар җырга-моңга хирес булганнар. Баян, гармунны гомерлек юлдашлары иткәннәр. Әһли улы Хәнәфи Бөек Ватан сугышларын үткән, аннан соң япон сугышында катнашкан. Бәхеткә, ул сугыштан исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайткан. Аның 1960 нчы елда үз куллары белән ясаган гармуны да халык хозурына күргәзмәгә куелган иде. Шул гармунның каешы – реликвия – ул япон солдаты каешыннан ясалган. Хәнәфи Әһли улы үз һөнәрен улына да тапшырган. Азат истәлекләрен яңартып болай ди: «Әти мине бишенче сыйныфта укыган чагымнан ук мич чыгарырга үзе белән алып йөрде. Мич чыгару – авыр хезмәт. Балачактан өйрәнгән һөнәремне үз иттем. Кичләрен әти гармун ясады. Ул аны, өрдереп карый иде, мәдәни телдә әйтсәк, моң чыгарырга көйләве булган инде», – ди. Альбина ханым белән Азат кырык ел бергә гомер итәләр. Сәхнәдә тулы бер династия: дәү әти-дәү әни, әтиәни, балалар, онык һәм оныкчыклар. Гөр килеп алар «мич тә чыгардылар», шул арада күмәч тә «пеште». «Әлмәндәр карт» ролендәге Азат балаларын, оныкларын мич чыгарырга өйрәтте. Җыр-бию, уен-көлке аша үткәнебезне күрсәттеләр алар.

Авыл йортының күрке, ашсу белән туендыручы, тәнгә дәва бирүче – ап-ак мич. Татарның гомерлек юлдашы булган мичләр кайтсын авылга. Ата-баба һөнәрләре яңарсын. Салаларда нарасыйлар тусын! Буыннар чылбыры өзелмәсен, мирасыбыз саклансын!

Шундый олы мәгънәгә төреп тамашачы хозурына тәкъдим ителгән тамаша – шәҗәрә фестиваленең (район турының) йөзек кашы булды. Жюри рәисе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты каршындагы Югары сәнгать мәктәбе филиалының музыка сәнгате кафедрасы доценты Әлфия Рәфис кызы Вознесенская шәҗәрә фестиваленең олы мәгънәгә ия булуын ассызыклады һәм дүрт гаиләнең дә мактауга лаек булуларын әйтте. Аннары фестивальдә катнашкан һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды. Бәйге булгач, һичшиксез аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Бу фестивальдә Калмия авыл җирлеген данлаучы Әһлиевлар гаиләсе лаеклы рәвештә җиңүче булды – алар зона турына үттеләр. Затлы нәсел балаларына, асыл гаиләгә алдагы бәйгеләрдә уңышлар юлдаш булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев