Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Малтабарда яңа мәчет ачылды

Малтабар – хәләл көчләре белән бәрәкәтле мал табучылар авылы. Авыл халкының тырышлыгы белән Малтабар күгендә яңа ачылган мәчет манарасыннан мөкатдәс азан яңгырый. Рамазан ае алдыннан Малтабарда мәчет ачылу – нур өстенә нур булды.

Мәчет ачылу тантанасына район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән, тирә-як авыллардагы мәчет имамнары, район башлыгы Фаил Камаев килде. Авылдашларының олы шатлыгын уртаклашырга еракларда яшәүче малтабарлылар да кайткан иде.

«Беренче күрүгә үк ошаттык Малтабарны. Күңелебез шушында тартты, авыл пөхтәлеге белән дә җәлеп итте. Бу – авыл җирлегендә яшәүче хуҗалыкчыл кешеләрнең намуслы хезмәте сәбәпле дип уйлыйбыз. Авыл халкы ихласлыклары белән үзләренә җәлеп итәләр. Авылдашларыбызның күңел пакьлеге йорт-җирләрендә дә чагыла – пөхтә, матур бит безнең авыл! Кешеләре нурлы булганга шулай», – дип авылдашлары белән горурлануын белдерәләр берничә еллар элек бирегә күчеп килгән малтабарлылар. – Шушы авылга өй салырга ниятләгәч тә, эшебез уңып торды. Газы кергән, бөтен уңайлыклары булган йортларда яшибез. Кара туфраклы, уңдырышлы җир – олы хәзинә. Балалар хезмәт тәрбиясе дә алалар. Саф һава, чиста су, хәләл көчең белән тапкан ризык – сәламәтлек чыганагы. Шундый нигъмәтләр биргән Аллаһка шөкер итеп, сөенеп яшибез”, – дип тә өстиләр.

Мәчетнең тиз арада сафка басуы чирек гасырга якын районыбызның имаммөхтәсибе вазыйфасын башкарган, хәзерге вакытта Малтабар авылы имамы булып җирлек халкының рухын сугарып яшәүче Җәүдәт хәзрәт Харрасның халык арасында абруе зур булуы белән дә аңлатыла. Ул үзе һәрчак тыйнак: «Авылдашларыбыз белән мәчетле булырга хыялланып яшәдек. Чөнки иске мәчетне ремонтлаудан мәгънә юк иде, ул бина җылыны да тотмый. Аллаһка тәвәккәлләп изге эшкә тотындык. Хикмәт бит бу – авыл халкы бер йодрык булып оешып, ел ярымда изге эшне башкарып чыктык. Авылыбызның сөйкемле сөяге бардыр – бирегә яшь гаиләләр дә тартылды. Авылдашлар мәчетне тиз арада сафка бастыру өчен тырыштылар. Малтабарда туып-үскән һәм язмышын туган авылы белән бәйләүчеләр дә, яшьли читкә китеп авылга кунакка кайтып йөрүчеләр дә – барысы да, мәчет төзелешендә кулларыннан килгәнчә ярдәмен кертте. Ахирәткәчә савабы килеп торган сәдака-җәриядән өлешсез калмаска тырыштылар. Безнең авылда туып-үскән, яшьли Ижау каласына китеп гомере буе хәрби заводта хезмәт куйган, тугызынчы дистәсен ваклаучы Мәймүнә Шакирова: “Мәңгелек тормышымны – киләчәктә кайтачак урынымны кайгыртып сәдака-җариямне салыйм әле. Бу бит – бетмәс-төкәнмәс әҗер-савап!” – дип пенсия акчасыннан даими рәвештә мәчет төзелешенә өлеш чыгарып торды. Мәчет төзелешендә “Чаллы-Бампер” ҖЧҖе директоры Газинур Гаптенур улы Гатин зур ярдәм күрсәтте. Салават Рамазан улы Заһиров Аллаһ йортының нигезен (фундаментын) салуда, мәчет территориясенә койма тотуда һәм тирә-ягындагы юлларны тигезләү эшендә зур тырышлык куйды. Рамил Шамил улы Ситдыйков җылылык үткәрү (шул исәптән идәнне җылыту), сантехника эшләрен башкаруны үз өстенә алды. Динебездә даими рәвештә кылынып торган изгелек аеруча хуплана. Илдар Әхәт улы Гобәйдуллин мәчет төзелеше өчен ачылган исәп-хисапка атна саен биш-ун мең акча күчереп торды һәм мәчетебезне яктырту өчен электр җиһазлары, люстра бүләк итте. Авыл халкына Аллаһның рәхмәте булсын – һәммәсе кулларыннан килгәнчә: кем матди яктан, кем кул көче белән – ярдәм иттеләр. Аллаһ барчабыздан разый булсын. Көтеп алган кунак айны – Рамазанны өр-яңа мәчетебездә гыйбадәт кылып каршылыйбыз. Бу – Аллаһ биргән олы бүләк. Беренче тәравихны шушында уку – олы нигъмәт. Сабыйларның мәчеткә тартылуы – нур өстенә нур. Кече авыл булса да, даими рәвештә егермеләп мөселман мәчеткә намаз укырга җыелабыз. Мәчет каршындагы мәдрәсәбездә дүрт төркемдә дәресләр үткәрелә. Малайлар һәм ир-егетләргә – үзем, хатынкызларга “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәләре сабак бирә», – диде Җәүдәт Харрас.

Район башлыгы Фаил Камаев мәчет ачылу тантанасының изге Рамазан ае башлану алдыннан булуына басым ясап болай диде: – Бу – район тарихында олы вакыйга. Мәчет – туры юлдан тайпылмыйча тормыш юлыннан атларга, дөрес итеп яшәргә чакыручы изге урын. Биредә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен җыелабыз. Яшь буынга яхшы тәрбия бирүче урын да бу. Дөресен генә әйткәндә, бөтен өмет шушында – ата-аналар сабыйларын җитәкләп, бергәләшеп мәчеткә йөргәндә әдәплеәхлаклы буын үсәчәк!» – диде һәм малтабарлыларның олы шатлыгын уртаклашып хакимият исеменнән затлы келәм бүләк итте. Район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән: «Алтмыш бер мәхәлләле районыбызда илле сигез мәчет төзелеп сафка басты. Мәчет ачылу – гомергә истә калырлык сөенечле вакыйга. Һәрвакыт мәчет ишекләре ачык булсын, манарадан мөкатдәс азан яңгырап халыкны фарыз гыйбадәткә дәшеп торсын. Мәчетләребез мөэминмөэминәләр белән тулып торсын! Менә шушы изге Китапны – Коръәнне укырга өйрәнеп, Аллаһ Сүзен гамәлдә – тормышта кулланып яшәргә язсын!» – дип изге теләкләрен җиткерде һәм мәчеткә вакф – Коръән тапшырды.

Соңгы дистә еллар эчендә шәһәрдән күченеп кайтып Малтабарда йорт җиткергән һәм биредә төпләнгән гаиләләрнең кече авылга карата булган олы хөрмәте аларның эшгамәлләрендә чагыла. Гомере буе шушы авылда яшәгәне дә, күченеп кайтып төпләнгәннәре дә – барысы да малтабарлылар. Аларның йортлары якты йолдыз кебек Аллаһ Тәгаләгә күренеп торса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев