Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күңелләргә шатлык бүләк итүчеләр

Үткән җомгада районың мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен уздырдылар.

Яңа поселогында үткән бәйрәм чарасына әлеге һәнәр ияләрен тәбрикләү өчен район башлыгы Фаил Камаев та килгән иде.

– Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, мәдәнияткә катнашы булучылар! Сезне һәммәгезне дә шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм. Халыкка мәдәни тәрбия бирүче, гүзәллек дөньясын танытып, аны күрә белергә өйрәтүчеләр буларак, сезнең район тормышы өчен әһәмиятегез зур. Районыбызда узучы бер генә чара да сездән башка үтә алмый. Шуңа күрә, бүген сезне бар Тукай районы халкы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гаилә бәхете, исәнлек-саулык, яңа иҗади үрләргә ирешүегезне телим! – дип, Фаил Мисбах улы бәйрәмне матур теләкләр белән ачып җибәрде.

Аның котлау сүзләренә шулай ук районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова да кушылды:

– Сәхнәдә тамашачы карган һәр күренеш, һәр концерт номеры ул безнең күп вакытта күзгә күренмәс эшебез нәтиҗәсе. Менә бүген дә, үз хезмәтләрен намуслы башкарган, сәхнә артында булган алып баручыларыбызга, сценарий язучыларга, артистларыбызга, тавыш реҗиссерларына һәм барлык мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем, эшләрендә уңышлар телисем килә. Бәхетле булыгыз, күңелле яшәгез, – диде ул.  

Тәбрикләү сүзләреннән соң, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны хөрмәтләделәр. Районда күп еллар эшләүче, зур ихтирамга лаек мәдәният, музей, клуб, мәдәният йортлары, китапханә, балалар сәнгате мәктәбе хезмәткәрләренә, районны республика күләмендә таныткан шәхесләргә Татарстан Республикасы, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң, залда утыручы барлык тамашачылар күңелен район артистлары күрде. Дәртле, моңлы җырлардан, күңелле бию номерларыннан торган бәйрәм концерты бу көнне беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыштан соң тамаша залы дәррәү алкышларга күмелеп кенә торды.

Бәйрәм тәмамлангач та, халык озак кына таралмыйча торды. Артистлар да, бәйрәм хуҗалары, кунаклар да күмәкләшеп фотога төштеләр, бер-берсе белән аралаштылар. Кыскасы, мәдәният хезмәткәрләре көне искиткеч матур булып, истә калырлык итеп үтте.

Алсу Тимерханова.

Реклама

/Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X