Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! 

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм.

Сабан туе – хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Бәйрәмнең исеменә үк тирән мәгънә салынган – сабанчыга, игенгечә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. 
Тукайлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә район көннән-көн үсә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында, башка тармакларда заманча технологияләр барлыкка килә. Бүген игенчеләргә, терлекчеләргә олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Районны үстерүгә саллы өлешләрен керткән ветераннарыбыз алдыеда да баш иям. 
Җиребез һәм халкыбыз – безнең төп байлыгыбыз. Киләчәктә дә тормышыбыз матур, уңай үзгәрешләргә бай, табыннарыбыз икмәкле булсын. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим. 
Сабан туе – татар халкының иң күркәм  бәйрәме. Ул елга бер була, ә күңелләрне ел буе җылытырга сәләтле. Барыгызны район Сабан туе мәйданында көтәбез! Килегез, күңел ачыгыз, ял итегез!
Район башлыгы Фаил Камаев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев