Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кенәз авыл җирлегенең Казиле авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды

Бу авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Клуб ачылуга бәйле шатлыкны уртаклашырга авылга күп санлы кунаклар килде.

Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатыйх улы Камалов, Казиле авылы старостасы Равил Вәгыйз улы Гәрәев авыл халкын зур вакыйга белән котлады.

Яңартылган клуб авыл халкы өчен дә, Тукай районы администрациясе өчен дә зур шатлык.

Әгәр авылда ФАП, мәктәп, клуб, юл булса, балалар туачак һәм гаиләләр калачак, татар халкы традицияләре дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Фәндүс  Камалов.

Казиле авылы халкы Тукай муниципаль районы администрациясенә, район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына клубка капиталь ремонт ясауда хәйрия ярдәме күрсәткән өчен тирән рәхмәт сүзләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев