Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукайлыларның кан басымын үлчәделәр

2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Бинаның...

2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Бинаның ишеген атлап кергәч тә көйләп куелган урында шәфкать туташы Миләүшә Фәрдиева иртәнге 9да халыкны кабул итә башлады. Бер сәгать эчендә йөзгә якын кеше артериаль кан басымын белергә өлгергән иде инде.

Район үзәк больницасының әйдәп баручы менеджеры Тәнзилә Шәмсетдинованың әйтүенчә, акция ел дәвамында барачак. Айга бер мәртәбә больницаның үзендә үткәрү, оешма-предприятиеләргә, бюджет учреждениеләренә чыгу, халыкка йөрәк һәм кан тамырлары авырулары турында аңлатма материаллар тарату күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев