Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Изге эшләр белән матур син-кеше!

Марафонның оешу вакытыннан бирле әлеге игелекле эштә бар район катнаша. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең язмышына, көнкүрешенә битараф булмаган һәркем махсус оештырылган фонд хисабына матди ярдәм күчерә, инвалид балаларның, кешеләрнең хыялларын, иң изге теләкләрен тормышка ашыра.

Менә быел да алдагы еллардагы кебек, «Игелек кыл» хәйрия чарасы үзендә шактый халыкны җыйды. Биредә районның барлык тармакта эшләүче һәм хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие житәкчеләре, вәкилләр, шәхси эшмәкәрләр, волонтерлар һәм әлбәттә, мөмкинлеге чикле кешеләр үзләре дә бар иде.

Көчле кешеләр

Мәдәният йортының фойесына килеп кергәч тә мондагы гүзәллекә гаҗәпләнәсең, сокланулы караш күргәзмәдәге чигелгән, бәйләнгән, сәйләннән эшләнгән эшләнмәләрдән, төрле техника да башкарылган рәсемнәр һам башкасыннан аерыла алмый. Ә бит бу гүзәллекнең һаммәсен дә мөмкинлекләре чикле кешеләр үз куллары, йөрәк һәм җан җылысын салып тудырган. Күргәзмәне карап чыкканнан соң: «Мөмкинлекләре чикле» дигән сүзтезмә белән бер дә килешәсе килми. Физик яктан шулай булса да, алар эчендәге көчләре, дөньяны тоемлаулары, аңа караш һәм мөнәсәбәтләре белән чиксез мөмкинлекләргә ия, тормышның һәрбер көнен тулы тормыш белән яшәргә омтылучы шәхесләр. Дүрт сәгатькә якын дәвам иткән «Игелек кыл» марафоны вакытында сәхнәдә чыгыш ясаучыларның күбесе моңы ассызыклап чыкты. Хәер, үзләре белән тере аралашуда да, тамаша залында утыручыларга тәкъдим ителгән видеороликларда да, мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, аларның якыннары: «Яшәү матур, без бирешмибез, һәрнәрсәнең гүзәллеген күреп, булганыга шөкер итеп яшәргә тырышабыз. Авыр чакта, ярдәм кирәк булганда безне онытмаучы, ярдәмгә килүче кешеләр барлыгын күреп, бик сөенәбез,» — диләр. Аларга карап: «Кайсыбыз мөмкинлекләре чикле кеше икән? Алармы, безме?» — дип, беравык уйга да чумасың. Чөнки инвалидларның шактые төрле бәйгеләрдә, спорт чараларына катнаша, яраткан шөгыльләрен кәсепкә әйләндереп, үз көнен үзләре күрергә тырыша. Әйтик, Ташкичү авылыннан Миләүшә Галиева дизайнерлык һөнәрен үзләштереп, шоколад конфетлардан төрле бәйрәмнәргә, чараларга матур җыелмалар ясый. Марафон кысаларында Миләүшәне шөгылендә бик кирәкле булган әйберләрнең берсе — ноутбук белән бүләкләделәр.

— Искесе гел көйсезләнеп, эшемне тоткарлый иде. Бик җайсыз булды. Бик зур рәхмәт сезгә, — диде ул сәхнәдән, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Яки менә Нияз Шәрәфиев. Ул инвалид кызы Илсөярне, ярдәмгә мохтаҗ тормыш иптәше Гөлнара ханымны тәрбияли. Өйдәге бар эшне үзе башкара, якыннарына кайнар ашлар әзерли, кулы белән керен юа һәм башкасы һәм башкасы. Көчле кеше дими, тагын нәрсә әйтәсең? Шәрәфиевларга да көнкүрешләрен җиңеләйтер өчен керү юк машинасы, махсус кровать бүләк иткәннәр, коляскада төшәргә җайлы булсын дип йортта пандус, газ казанын урнаштырганнар.

Һәм физик мөмкинлекләре чикле булып та, тормышны сөюче кешеләр, аларга ярдәм итүче, бу хакта белгертергә теләмәүчеләр – бихисап бу дөньяда.

Хыяллар тормышка ашкан чак

— Кемгә дә булса ярдәм итү өчен бик бай яки көчле булу кирәк түгел. Бары тик мәрхәмәтле, яхшы күңелле кеше булу кирәк. Сезнең һәммәгезне дә шушы «Игелек кыл» марафонында күрергә шатмын. Билгеле булганча, 3 декабрь көнне бар дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнең районда да мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан 1 декабрьдән районда инвалидлар ункөнлелегенә старт бирелде. Ләкин без аларны бары тик декада вакытында кайгыртабыз дигән сүз түгел бу. Ел әйләнәсенда без мохтаҗлыгы булган, авыр хәлдә калган райондашларыбызга адреслы ярдәм күрсәтәбез. Бүгенге көндә Тукай районында 3 мең 253 мөмкинлеге чикле кеше яши. Шуларның 232се — балалар. Үткән ел марафонында җыелган акчага 2023 елда мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгысы 3 млн 500 мең сумнан артык суммага ярдәм күрсәтелде. Һәм бүген без янә «Игелек кыл» марафонында очрашып, ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтергә, мондый чараларның бик кирәк булуын искәртергә дип җыелдык. Бүгенге бәйрәм ул иң көчле рухлы, авыр чакта да кыенлыкларга бирешмәүчеләр көне. Мин аларның батырлыклары, сабырлыклары алдында баш иям һәм һәммәбезгә дә күбрәк елмаерга, тормышның кадерен белеп яшәүбезне телим, — дип башлап җибәрде хәйрия чарасын район башлыгы Фаил Камаев.

Марафон вакытында залда утыручыларга «Рәхмәт» һәм «Хыял» номинацияләрендә барлыгы 12 видеофильм күрсәтелде. Анда мөмкинлеге чикле кешеләр, аларның якыннары күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде, тормышларындагы үзгәрешләре белән таныштырды. «Хыял»га кергән фильмнарда балалар да, олылар да күңелләрендә күптән йөрткән теләкләре белән уртаклашты. Һәм марафон вакытында ул хыяллар тормышка ашты.

Әйтик, Новотроицкое авылында яшәүче, әтисе Михаил белән килгән яшүсмер кыз Ульяна Ильина Фаил Мисбахович кулыннан үзенә күптән кирәк булган, заманча ишетү аппаратын кабул итте. Әҗмәкәй авылыннан Ранил Ганиевны махсус велосипед сатып алу өчен сертификат белән бүләкләделәр. Иске Дөрештән мәктәп укучысы Алия Әскәровага да хыялында йөрткән ноутбукны тарпшырдылар. Новотроицкое авылыннан Анастасия Васинага курчак, Иске Гәрдәледә гомер итүче Сафина Гизокянга яңа кроватька сертификат бүләк иттеләр

Районның җирле инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева исә булышлык күрсәткән барлык оешма-учрежденияләргә, ярдәм кулы сузган киң күңелле кешеләргә рәхмәтләрен җиткереп, барчасына матур теләкләрен әйтте.

Күз яшьләре дә, сөенеч тә

«Игелек кыл» марафоны быел да бик җылы мохиттә, күңел кылларын тибрәтерлек итеп үтте. Хыяллары, теләкләре чынга ашкан райондашларыбыз белән бергә бу көнне залда утыручылар да күз яшен түкмичә калмагандыр. Монда барсы да бар иде: шатлык-сөенеч, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең батырлыкларына соклану да, аларның күңел кичерешләрен аңлау да…

Чарадагы һәр чыгыш, һәр бүләкләү җирле артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Күптән түгел сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында узган фестивальдә җиңү яулаган кечкенә генә, әмма бик тә сәләтле Тимур Катков та чыгыш ясады биредә. Аны дәррәү алкышларга күмделәр.

Шулай ук марафонда әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән ир-егетләребезне дә искә алып, алар турында фильм күрсәттеләр. Әтисе хәрби хезмәттә булган кечкенә кызчык Мирослава Федорова исә йөрәкләрне кузгатырлык итеп шигырь сөйләде. Хәрби зонадагы райондашларыбызга һарвакыт ярдәм итүче волонтерларны да зурладылар. Снаряд шартлауларны, пулялар сызгыруга да карамастан, алар гел юлда, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Районнан тупланган гуманитар ярдәмне дә солдатларга нәкъ менә шушы егетләр-кызлар илтеп тапшыра. Александр Конюхов, Алмаз Нургалиев, Илназ Вильданов, Эльвира Нафикова, Наталья Федорова, Алсу Әхмәтова, Анастасия Савельеваны район башлыгы Фаил Камаев Рәхмәт хатлары, йөрәк формасындагы статуэтка,чәчәкләр белән бүләкләде. Александр Конюхов исә барлык волонтерлар исеменнән хәрби операция зонасында булган Алексей Зюзинның әти-әнисенә сантехника кибетенә сертификат таршырды. Шулай ук районыбызның имаммөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов һәм Кама аръягы регионы Казан епархиясе протоиерейы Андрей Дубровин, районыбыз хәрбиләре үтенече белән хәрби музей өчен изге Коръән һәм Библия китапларын алып килделәр. Якын арада волонтерлар аларны хәрбиләргә тапшырачак.

«Алтын йөрәкле кеше»ләр

Марафонның күркәм бер гадәте белән чара ахырында «Алтын йөрәкле кеше» дигән Мактаулы исем бирү тантанасы үтте. Быел әлеге исем районыбызның мактаулы фермеры, иганәчесе, бер кешенең дә мөрәҗәгатенә битраф булмаучы шәхесләрнең берсе — Равил Лотфулла улы Миңнехуҗинга бирелде.

— «Алтын йөрәкле кеше» дип, бу исемне ел саен бер генә кешегә бирсәк тә, мохтаҗларга булышлык итүче, аларның тормышның җиңеләйтергә ярдәм иткән һәркайсыгыз бу исемгә лаек. Сез һәркайсыбыз зур, игелек хисләре белән тибүче йөрәккә ия, күңелегез киң һәм чиста, – дип билгеләп үтте Фаил Камаев, Равил Миңнехуҗинга махсус статуэтка, Рәхмәт хатын тапшырганда. Равил Лотфулла улыннан «Районның Почетлы гражданнары» китабына кул куйдырганнан соң, аңа сүз бирелде.

— Гафу итегез, мин нәрсә дип әйтергә дә белмим. Шулай да мине зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барчагызга да исәнлек-саулык, күңел көрлеге телим, — дип, ул тыйнак кына чыгыш ясады.

Якын-тирәдәге кешеләргә, авылдашларга, хәтта Кыргызстан, Үзбәкстанга да ярдәм кулы сузган шәхес буларак, бу хакта сүз сөйләргә гадәтләнмәгән ул. Шулай да тамаша залында утыручыларның «Алтын йөрәкле кеше»не аягүрә басып зурлаулары, дәррәү алкышлары аның да йөзен нурландырып, иреннәренә елмаю тидерде.

Инде хәйрия чарасы нәтиҗәләренә килгәндә, быел да «Игелек кыл» районның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән җәмгысы 3 млн 861 мең 961 сум күләмендә акча жыелды. Алар махсус фондта исәптә булып, киләсе елда да ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга булышлык итәргә, изге эшкә китәчәк. Шулай булсын да — хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев