Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Җирекле авылында 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак

Сөенечле вакыйга – сабыйлар өчен яңа балалар бакчасы тиздән районыбызның Иске Җирекле авылында да булачак. Биредә, республика программасы кысаларында, 140 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә әйтүләренчә, киләсе елга тагын бер җирлектә әлеге программа буенча яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Соңгы елларда Иске Җирекле авылы күзгә күренеп үсә, киңәя. Чаллы шәһәренең ит комбинаты үз эшчеләренә җирләр биргәннән соң, яңа «Дуслык» урамы барлыкка килде, дип аңлатып үтә Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев. Гомумән, шәһәр тавышыннан туйган һәм тыныч җирдә өй салып үз бакчасын булдырырга теләгән кешеләр өчен дә Иске Җирекле авылы иң яраткан урынга әверелгән. Шунысын да исәптә тотарга кирәк, Яр Чаллы шәһәренә бару юлы да 15 минуттан артык вакытны алмый. Тәрәзәдән үк шәһәрнең күпкатлы йортларының түбәләре күренеп тора. 
Бүгенге көндә Иске Җирекле авылында 2000гә якын кеше теркәлгән. Һәм һәр көн халык саны арта бара. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләр дә күп. Авылга балалар бакчасы җитмәү проблемасы моннан сигез ел чамасы элек барлыкка килгән. Мәсьәлә авыл белән бергә үсә барган – яңа өйләр төзелгән, авыл халкының саны күбәйгән саен бу мәсьәлә дә глобаль проблема төсмерен алган. Үз авылларында балалар бакчасы булдыру теләген һәрвакыт авыл җыеннарында беренчеләрдән булып күтәргән авыл халкы. Ата-аналар балаларын Яр Чаллы шәһәренә яки Мәләкәс авылына балалар бакчасына йөртергә мәҗбүр булганнар. «Күптәннән көтеп алынган хыялның тормышка ашасын белгәч, авыл халкы бик сөенде», – дип белдерә авыл җирлеге башлыгы.
Район капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Сәетгәрәевның сүзләренә караганда, проект буенча, балалар бакчасы ике катлы булып төзеләчәк. Тулаем мәйдан – 2430 квадрат метр. 24әр бала сыйдырышлы алты төркем формалаштыру каралган.
Балалар бакчасын төзү эшләре белән җитәкчелек итүче Равил Ярмиев сөйләвенчә, бүгенге көндә бакчаның нигезен монтажлау эшләре тулысынча төгәлләнгән, хәзерге көндә 40тан артык төзүче бинаның беренче кат диварларын күтәрү эше белән мәшгуль. Төзүчеләр алдына салкыннарга кадәр бинаның ике катын да күтәреп, түбә ябу максаты куелган. Алга таба бинаның тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау – ут, су, газ кертү хезмәтләре эшләнәчәк. Аннары бакчаны койма белән әйләндереп алып, хәзерге заман балалар бакчаларына хас таләпләргә туры китереп, бинаның территориясен төзекләндерәсе һәм эчен җиһазлыйсы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Тукай районы Иске Җирекле