Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Абдул авыл җирлегендә Әфган сугышы ветераннары туган, үскән йортларның тышкы ягына истәлек такталары ачу тантанасы узды

Иске Абдул авыл җирлегеннән Әфган сугышында 12 егет катнашкан. Бәхеткә, алар барысы да өйләренә исән-сау кайттылар.

Менә алар: Якупов Айбулат, Насыйров Илдус, Хафизов Нәкип, Гаетов Әнәс, Заһидуллин Айрат, Камалов Нәҗип, Идрисов Илгиз, Хуҗиәхмәтов Риф, Минһаҗев Айдар, Имамов Фәнис, Гыйззәтгәрәев Риф, Фарваев Ауфар.

Һәркемнең үз тарихы, батырлыкка үз юлы бар. Без алар белән горурланабыз.

Сәламләү сүзе белән чараны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ачты, аннан бер минут тынлык игълан ителде һәм "Ватан өчен һәлак булганнар истәлеге" һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Соңыннан Ирек-Таң, Иске Абдул һәм Мерәс авылларында ветераннар йортлары янында тантаналы чаралар узды, анда авыл халкы, балалар, яшьләр, Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Бөгелмә, Тукай районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән Әфган сугышы ветераннары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев