Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иң мөһиме яраталар, көтәләр

Үткән атнада Тукай районы ЗАГСында бик матур пар язылышты. Кәләш тә, кияү кеше дә тыштан гына күз явын алып калмыйча, йөзләреннән китмәгән елмаюлары, бәхет һәм сөенеч таратып торулары белән дә хәтердә калдылар. Күренеп тора: кияү кеше бераз дулкынлана.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кирәкле документларны хәстәрләгән мәлдә, без яшь пар белән сөйләшеп алырга өлгердек.

Безне дуслар таныштырды. Мин үзем заводта эшлим. Шулай бервакыт, хезмәттәшем мине үзенең иптәшләре белән табигать кочагына ялга чыгарга чакырды. Шунда беренче тапкыр булачак иремне күрдем дә инде. Ул үзен бик итәгатьле тотты, акыллы, чибәр. Тумышы белән Башкортостан республикасыннан, милләте буенча чуаш егете, Чаллыда тормыш итә. Алай гына да түгел, егет минем күршедәге комплекста яши булып чыкты. Яшерен-батырын түгел, аны бер күрүдән үк ошаттым, ләкин моны аңа сиздермәдем. Яраткан ирем озак еллар йорт төзелешендә эшләде, бик максатчан, буш сүз яратмый, әйткәнен тормышка ашырырга тырыша, – дип сөйләде кәләш Дарья.

Беренче күрешкән мәлдән соң алар дуслашып китәләр, телефоннан аралашалар, җәйләрен шәһәр буенча кич йөриләр. 2022 елның декабрь аенда ир кеше Россиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватанны скларга китәргә карар кыла.

Туган яктан ерак булган мәлдә Дарьяга бик нык гашыйк булуымны, аңардан башка яши алмавымны аңладым. Кемнеңдер сине яратуы, көтеп торуы хәрбиләр өчен бик мөһим, кирәк нәрсә ул. Мин һәр өч ай саен 25 көнгә ялга кайтам. Ул көннәрнең һәммәсен дә сөйгәнем белән үткәрәм. Ә бу юлы ялга кайткач, Дарья белән язылышырга хәл иттек. Чөнки тиздән безнең мәхәббәтебезнең җимеше – кызыбыз туарга тиеш. Мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерергә кирәк. Шуның белән Дарья үзенең көчле ир канаты астында икәнен, минем аны кайгыртуымны, яратуымны тоячак, – дип ихластан хисләре, уйлары белән уртаклашты хәрби. Шул ук вакытта аның йөзеннән бер мәлгә дә елмаю китмәде. Аның бәхетле икәне әллә каян күренеп тора.

Якташын котларга дип килгән, «Барысы да үзебезнекеләр өчен» төркеме волонтеры Алмаз Нургалиев дустының җиңел, күтәренке холыкка ия икәнен билгеләп үтте. Ә бит хәрбинең хезмәт итү урыныны бер дә җиңел түгел. Волонтер гуманитар конвой белән дустында берничә тапкыр «кунакта» булган.

«Студент» позывнойлы хәрбиебез чын ир, үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Үзебезнең яктан исә без аңа, илебезне саклаучы башка ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирәбез, – дип әйтте Алмаз Нургалиев.

Хәрби дусты исә аңа җавап итеп менә нәрсә диде: Операция зонасына тыныч күңел белән китәм. Якыннарыма ярдәм итәрдәй, кайгыртырдай кешеләр бар икәнен беләм, – диде ул.

Ниһаять, күңелле мизгелләр дә җитте. Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге хезмәткәре Энҗе Хафизова аларның никахын бар кануннар белән рәсмиләштереп, яшь парга матур теләкләрен, киңәшләрен җиткерде. Шушы мизгелдән ир белән хатын булган яшьләр исә никахларын балдаклар алышып ныгытты.

Яшь гаиләне тәбрикләргә дип «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Тукай районы буенча филиалының социаль координаторы Айгөл Шабакаева да килгән иде. Зур чәчәк бәйләме тапшырып, ул да яшь гаиләгә теләкләрен әйтте:

Сезне чын күңелдән гаиләгез туган көн белән котлыйм. Батыр егетебезгә туган якка Җиңү белән кайтуын теләп калам. Ә Дарья сине зарыгып көтеп торачак. Хатын-кызның өлеше шул инде, – диде ул.

Барлык тәбрикләүләргә исә хәрби кыска җавап тотты: Барысы да яхшы булачак! Сүз бирәм, – дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев