Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Илем, халкым өчен көрәшәм

Руслан хезмәте, сугышчан дусларының батырлыгы, республика һәм район җирлеге халкының хәрбиләргә төрле яклап булышлыгы турында илһамланып сөйләде. Шулай ук, иң кадерле кешеләре – гаиләсе, якыннарының кабул иткән карары белән килешүләре һәм аны һәрьяклап хуплаулары, сугышчан дусларының аңа карата мөгамәләсе турында сөйләгәндә горурлык хисләре кичерүен тоеп тойдык.

– Руслан, махсус хәрби операция зонасына китәргә сине нинди уйхисләр этәрде?

– Махсус хәрби операция зонасына китү карарын икеләнмичә кабул иттем. Гаиләм, якыннарым бу фикерем белән килештеләр. Рәхмәт аларга. Туган илемне, газиз җиремне, кадерле кешеләремне саклау-яклау теләге шундый карар кабул итүгә этәрде. Бу – югары пафослы сүзләр түгел. Ватанын, әти-әнисен, балаларын, хатынын яраткан һәм аларны дошман кулына бирергә теләмәгән ирегетләр мине аңлар дип уйлыйм. Мин 2022 елдан, иң беренче булып формалашкан «Алга» батальонында хезмәткә алындым. Батальон егетләре – барысы да! җитди, кайда һәм ни өчен килгәнлекләрен тулысынча аңлый, үз вазыйфаларына җаваплы карый торган ирегетләр. Аларга ышанырга, аларга таянырга була. Безнең республика егетләреннән торган батальон ата-бабаларыбыз данын югары тота. Шунысы тагын горурлык хисләре өсти – Татарстаныбызның абруе һәрвакыт, һәркайда зур.

Шунысын да әйтәсем килә: солдатлар «Алга» дип язылган шевронны сорыйлар. Бу – үзе үк горурлык. Алга! Бары тик – алга! «Алга» шевроны солдатлар арасында популярлык казанды. Мин яралы солдатларны госпитальгә илткән чак ларда поста торучы солдатлар «Алга» дип язылган шевронны бүләк итүемне сорыйлар иде. Һәр җирдә безнең республикага карата хөрмәт сизелеп тора. Бу – канатлар куя, көч-егәр өсти.

– Махсус хәрби операция барган зона – ул бит инде хәрби өйрәнүләр урыны гына түгел. Анда төрле аяныч хәлләр: яралану, гарип калулар да була, хәтта ... Сез икеләнмичә батырлар сафына баскансыз. Нәрсә рухландырды бу адымга барырга?

–Мине бу көрәшкә рухландырган нәрсә – дошманнар безнең данлы-шанлы тарихыбызны үзгәртеп язмакчылар. Алар Бөек Ватан сугышындагы безнең ил халкының батырлыгын, каһарманнарыбызны, Бөек Җиңүне аяк астына салып таптамакчы булалар. Ә бит изге сугышта безнең иң якын кешеләребез яу кырында һәлак булды. Батырлар даны – мәңгелек. Мин ата-бабаларыбызның батырлыгын юкка чыгаручылар белән килешә алмыйм. Андый явыз уйлы бәндәләрнең яман карарларын кабул итмим. Икенче олы максатым – үземнең, гаиләмнең, якыннарымның һәм ватандашларымның тыныч-имин тормышта, ирекле илдә яшәвен тәэмин итүдә өлешемне кертү. «Үз теләгем белән махсус хәрби операциядә катнашуыма үкенмим!».

– Сез, чын мәгънәсендә ватанпарвәр ир-егет. Бик куркыныч очракларда: “Мин ватанны саклауга үз өлешемне керттем. Хәзер башкалар килсен. Байтак көрәштем. Кайтсам да була” дигән уйлар килмиме?

– Кабатлап әйтәм, кызыл, матур сүз өчен түгел, мин – Татарстаныбызда ирешелгән уңышлар белән чын күңелдән горурланам. Татарстанда халык илдә барган мөһим вакыйгаларга битараф булмады. Республикабыздан, район җирлегеннән күпме кеше үз теләге белән илне сакларга китте. Мин дә алар сафына кушылдым. Үз теләгем белән махсус хәрби операциягә китүемә һич үкенмим. Мин дә бармасам, теге егет тә, бу егет тә бармаса?.. Кем яклар, саклар газиз җиребезне, илебезне?! Менә шундый уй-фикер миңа тынгылык бирмәде. Ир-егет бит ул илгә куркыныч янаганда сынала. Илне яклау-саклау – ир-егетләр эше. «Алга»да сынмый, какшамый торган, көчле рухлы, батыр егетләр. Аларга ышанырга, таянырга була. Республика безне ярдәменнән ташламый – һәрвакыт булышлык итеп тора.

– Хәрби тормыш, ватанны саклаучы солдат булу нинди дә булса яңа төсмер өстәдеме сезнең яшәешкә?

– Хәрби күнекмәләр алдым. Сүз дә юк, бик күп яңа сыйфатларга ия булдым. Көчле рухлы, чын ирләрчә ныклыкка, үз-үзеңне аямыйча көрәшергә өйрәндем. Бер-береңә иңеңне куйганда, бер-береңне сакларга тырышканда җиңүгә ирешеп була. Безнең егетләр мондый асыл сыйфатларга ия. Тагын шунысы да мине һәм барлык сугышчан дусларымны сөендерә – халкыбыз безгә һәр яклап та ярдәм итә, ихластан рәхмәтләрен белдерә. Болар барысы да безне яңа җиңүләргә рухландыра.

– Гаиләгезгә, аерым алганда тормыш иптәшегезгә нәрсәләр әйтер идегез?

– Хатыным Эльмира – таянычым, теләктәшем, рухташым. Минем ниятемне кабул итте. Сүз дә юк, аңа авыр инде. Балаларым – илһам чыганагым. Газизләремнең тыныч-имин тормышта үсүләрен телим . Аларның көчле, һәрьяклавп та зур үсешкә ия булган илдә яшәүләрен телим. Татарстан – бар яклап та башка республика, илләргә үрнәкле. Мин моның белән чиксез горурланам! Туган илемнең тыныч тормышта алга таба баруына ышаныч мине яшәтә, авыр хәлләрдә калганда көч бирә. Без – ватанпарвәрләр. Бабаларыбыз Бөек Җиңү яулаган. Татарстан – һәрвакыт, һәркайда патриот булуы белән башка халыклар алдында дан казанды. Мин – республикамның шундый бер вәкиле булуым белән горурланам.

– Фидакарьлек үрнәге күрсәтүегез, батырлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт. Сезнең көчле ихтыярга ия булуыгыз башкаларны да җиңүләргә рухландыра. Сезгә сәламәтлек, ныклык телибез. Җиңү белән туган якларга кайтырга язсын!

Ирем белән горурланам!

Русланның тормыш иптәше – Яңа поселогында яшәүче Эльмира ханым да уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклашты.

«Бүгенгедәй хәтерлим, 2022 нче елның 24 февралендә иртә белән сабыебызны балалар бакчасына илттем. Юлда телефонны ачып яңалыклар белән танышырга булдым. Россия Президенты В.Путинның мөрәҗәгатен укыдым да, уелып киттем. Шул көннән башлап безнең өйдә махсус хәрби операция турында сүз барды. Руслан бер атна алдан МХОгә китәчәге турында әйтте. Яшермим, күз яшьләре, бу карарыннан кире кайту турында үгетләүләр булмады түгел. Шунда ул ирләрчә ныклык белән: «Мин – газиз балаларыбызның тынычимин, ирекле һәм көчле, югары үсеш алган илдә яшәүләрен телим! Әгәр дә ки, безнең илне тезләндерергә, кол итәргә теләгән дошманнар өстен чыкса нәрсә булачак?» диде. Яшермим, кайберәүләр: «Алар акча өчен китте булса кирәк...» дигән сыман фикерләрен дә яшереп тормадылар.

Балаларыбыз борчылды инде бу хәбәрне ишеткәч. Хәзер дә әтиләре өчен борчылуларын сиздерәләр һәм әтиләре белән горурланалар. Ирем өчен горурлык хисләре кичерәм. Руслан 2023 нче елның гыйнварында ялга кайтты. Аннары, яралангач, октябрьдә кайтып китте. Дөресен әйтим, барыбыз да мондый авыр халәттә яшәүдән арыдык. Тизрәк җиңү килсен. Безнең солдатлар – батырларның батыры. Җиңүебезгә бер тамчы да шигем юк.Шатлыклы күрешүләргә өметем зур».

Эльмираның изге теләкләренә барыбыз да кушылабыз. МХОдәге хәрбиләрнең гаиләләренә сабырлык юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев