Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яшәсен җирдә әниләр!

Әйтик, Яңа Сарайлы авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре, авыл артистлары күңелле бәйрәм концерты үткәрде.

Алар халык яраткан һәм белгән җырларны башкардылар, әниләрнең эчке дөньясын, табигатен ачып җибәрүче, уйландыра торган, шул ук вакытта шаян театраль тамаша күрсәттеләр. Күпләр сәхнәдә күрсәтелгән өч буын хатын-кыз затында үзләрен, балаларын, аналарын танып алдылар, аларда күргән һәм әниләргә генә хас холык сыйфатларын табып, кызыклы хәлләрдән көлеп тә алдылар.

Шилнәбаш авылында исә барча әниләрне «Мәхәббәт яшькә карамый» исемле спектакль белән сөендерделәр. Тамашада авыл кешеләренең катнашуы, шулай ук спектакльнең мәхәббәт темасына булуы, кызыклы мизгеллләре, көлдерүе һәм елмаю бүләк итүе белән һичкемне битараф калдырмады.

Кенәз мәдәният йортының тамаша залы да Әниләр көне уңаеннан оештырылган концерт программасыннан шау килде. Халык биюләре, заманча бию, җыр, нәфис сүз һәм әниләргә, балаларга багышланган күренешләр – тамаша залында утыручы кунакларның күңеленә хуш килде. «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйларның сәхнәдән әниләрне котлавы да бәйрәмнең матур бер бизәгенә әверелде.

Борды авылы да башкалардан калышмады. Авылның мәдәният учагы бәйрәмгә килүче әниләрне һәм һәммә авыл халкын иң элек махсус Әниләр көненә бизәлгән фотозона белән каршы алды. Теләге булган һәркем биредә матур фотолар төшереп, аларны бәйрәм хәтирәсе итеп саклый алды. Аннары, төрле берләшмәләрдә шөгыльләнүче балалар тамашачыларга концерт тәкъдим итте. Бәйрәмгә солдат аналарын, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләрнең әниләрен дә чакырып, зурладылар.

«Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәмнең максаты – хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең – әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый», – дип, Иске Абдулның мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле артистлар үз авылында яшәүче халык өчен менә дигән җырлы-биюле тамаша уздырды. Анда татар халык көйләре һәм җырлары булды, шул ук вакытта шаяннар һәм тапкырлар клубына йөрүче авыл яшьләре юморлы номерлар да күрсәтте. Аннары, әниләр өчен бәйрәм уңаеннан чәй өстәле корылды. Тәм-том, кайнар чәй эчү белән аралашу җылы мохиттә дәвам итте.

Кече Шилнәнең мәдәният йортында да әниләрне рухи азык белән генә түгел, мул өстәлле табын белән дә зурладылар. Биредә башлыча Махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга ярдәм итүче волонтерлар һәм маскировка челтәрләрен үрүче хатын-кызларны зурлап, аларга бүләкләр тапшырдылар.

Олы Шилнә авылында исә әниләрне мәктәп укучылары, балалар тәбрикләде. Алар, бәйрәмгә килгән әниләрне, әбиләрне шигырьләр, җырлар белән сөендерде. Кечкенә артистларга өлкәнрәк яшьтәге апа-абыйлары да ярдәм итте.

Иске Гәрдәле авылында Әниләр көне аулак мохиттә үтте. Гармун көйләрен уйнатып, яраткан җырларын башкарган авыл ханымнары бу көнне менә шулай ямьләделәр. Табын артында сыйланып, тормыш-яшәеш, ана булу темасына күңелле әңгәмә алып бардылар.

Һәрвакыттагыча дәртле биюләр, җырлар, йөрәккә май булып ятучы җылы сүзләр – Бәтке мәдәният йорты быел да Әниләр көненә бәйрәм концертын онытылмаслык итеп оештырган. Яше дә, карты да биредә үзләре яраткан җырларны тыңлый, берберсе белән аралаша алдылар, ял иттеләр.

Иштирәк авылында исә җирле идарә хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребезнең әниләре янына барып, аларны котладылар, матур теләкләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Район башлыгы Фаил Камаев та Әниләр көнендә якыннары хәрби операция зонасында һәлак булган һәм анда хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә барып, аларның хәлен белеште, аналарга хөрмәт күрсәтте. «Безнең әниләр татар традициясендә тәрбияләнгән сабыр әниләр. Аларда булган күркәм холык сыйфатларына өстәп сәламәтлеген, кайгыхәсрәтсез яшәүләрен, тормышның матурлыгына сөенеп, күңел тынычлыгы да теләр идем», – диде район башлыгы, аналар белән күрешкәннән соң.

Без исә узган бәйрәм кайтавазына кушылып, районыбызның нәфис затларына, яшьләренә карамастан һәрвакыт гүзәл, көләч йөзле хатын-кызларыбызга бәйрәмнәрдә генә түгел, елның һәр көнендә бары тик шатлыккуанычта, кадер-хөрмәттә яшәп, бәхетле булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев