Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа поселогында Илһам Шакиров исемендәге республика күләм фестиваль-бәйгенең икенче этабы узды

Конкурста Тукай, Бөгелмә, Биектау, Питрәч, Актаныш, Сарман, Арча, Саба, Буа районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 57 иҗат коллективы катнашты.

Илһам Шакиров исемендәге фестиваль-конкурсның жюри составында шәхесләр бар иде:  Алинә Шәрипҗанова, Филюс Каһиров, Нәфисә Әхмәтшина, Диләрә Камалова, Раидә Ермохина, Гүзәл Сибгатуллина, Кай Гетц, Айдар Ниязов.

 Аларга конкурсантларны бәяләү, башкару осталыклары буенча җиңүгә дәгъва кылучылардан сайлап алу аеруча авыр булды.

Жюри рәисе, танылган җырчы Алинә Шәрипҗанова: “Безнең өчен – биредә катнашучы җырчылар барысы да конкурсантлар да җиңүчеләр инде. Мондый җитди һәм масштаблы чараларга әзерләнүнең барлык нечкәлекләрен аңлыйбыз. Бүгенге фестиваль-конкурс чыннан да Татарстанның мәдәни дөньясы өчен мөһим вакыйга. Илһам Шакировның яңа буын башкаручылары аша олылау, татар мәдәниятен һәм аның җыр-моңнарын ихтирам итү - бәяләп бетергесез".

Гала-концерт этабына узмаган катнашучылар барысы да  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Гала-концерт Илһам Шакировның туган ягында 2023 елның август башында узачак, анда барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар игълан ителәчәк. Фестиваль - конкурс чын мәгънәсендә халык талантлары бәйгесе.. Ел саен ул Тукай районында уздырылачак. Алда елда узачак җыр бәйгесенә- РСФСР халык җырчысы Илһам Шакиров исемендәге "Илhам-илһам" республика фестиваль-конкурсына көзен гаризалар кабул ителә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев