Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Гөрләп үтте авылларда Яңа еллар

Әйдәгез әле, Яңа елга багышланган кичәләрне искә алып, аның район авылларында ничек узуын, нинди чаралар белән истә калуын хәтерләрдә яңартып алыйк.

Аннары, үткән ялларда провославие динендә булучыларның Раштуа бәйрәмен ничек каршы алулары турында да бераз сөйләп үтү кирәктер. Кыскасы – һәр җирлектә узган матур мизгелләрне Иске Яңа ел алдыннан янә бер тапкыр балкытып алыйк әле!

31 декабрь көнне Мәләкәс, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Кече Шилнә, Иске Дөреш, Югары, Түбән Суыксу, Борды, Сәет һәм башка авылларда махсус Яңа ел тамашалары, кичәләр, бәйрәм дискотекалары, лотереялар узды.

Иске Дөреш мәдәният йортында үткән Яңа ел бал-маскарады авыл халкының да, кайткан кунакларның дә исендә озак сакланыр. Биредә халык бәйрәм тамашасы карады, үзешчән артистларның чыгышларын бик җылы, дәррәү алкышларга күмеп каршы алды. Үзләре дә төрле уеннарда, җырбиюдә актив катнашып күңел ачты, моның өчен бүләкләргә дә ия булды.

Яңа Бүләк авылында бәйрәм лотереясында уйнатылган төп бүләк – тере әтәчнең Сәлман һәм Земфира Әхмәтҗановларга эләгүе белән кызыклы булгандыр. Моннан кала биредә дә җирле үзэшчәннәр концерт куйды, бәйрәм кичәсендә махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләрнең туганнарына Кыш бабай тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Яңа Сарайлы авылы клубында исә 31 декабрь кичендә «Кар кызын эзләп» исемле сәяхәт-тамаша үтте. Биредә бәйрәмгә килгән авыл халкы һәм кунаклар төрле илләрдә яшәүчеләрнең Яңа елны ничек каршы алулары белән таныштылар, биеделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөреп, дискотекада күңел ачтылар.

Казаклар авылында исә урам буйлап зур капчыгын күтәреп Кыш бабай йөргән. Ул очраган авыл кешеләрен: олысын-кечесен Яңа 2024 ел белән котлаган, аннары йортларга да кереп, шигырь-җырда булган осталыкларын күрсәткән балаларны тәм-том белән сыйлаган.

Кенәз авылы мәдәният йортында 31 декабрьдә «Яңа ел ассортие» дип исемләнгән бал-маскарад уздырылган. «Күңел ачу программасы Яңа ел ярышларыннан, уеннардан, җырлардан, биюләрдән, шигырьләрдән хасил булып, һәммәсенең күңелен күтәреп, бәйрәм дәвамында аны саклап килде. Кенәз авыл җирлегенең Ветераннар Советы Рәисе Мәдинә Сабирова бәйрәмдә катнашучыларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм Кар кызының чыгышын халык шат авазлар белән каршы алды. «Мин туңдырырмын» ярышлары, «Яңа ел локомотивы» станциясе уены, иң яхшы бию парлары өчен конкурс, иң яхшы Яңа ел тосты өчен конкурс, Яңа ел мәзәкләре, урындыклар белән уеннар һәм башка бик күп кызыклы ярышлар уздырылып, Яңа ел кичәсе күңелле булды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды», – дип сөйләде Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Яңа елда узган кичәләрдән соң, каникуллары башланган балаларга да игътибар зур булды. Әйтик яңа 2024 елның беренче көнендә Кече Шилнә, Иске Җирекле авылларында сабыйлар өчен театральләштерелгән Яңа ел әкиятләре күрсәтелде. Таулык авылы клубында «Саумы Кыш бабай!» дигән, балалар бакчасы һәм мәктәптә укучы балалар өчен бәйрәм үтте. Шундый ук чаралар Яңа Бүләк, Иштирәк, Иске Дөреш, Түбән Суыксу авылларында да узды. Новтроицкое авылының мәдәният хезмәткәрләре исә теләгән һәр кемне ике сәгать дәвамында узган «Карда аунау» чарасына дәште. Мәләкәс авылында исә балалар өчен «Кар өермәсе» исемле спорт-уен программасы булды. Круглое Поле поселогында һәм башка күп җирлекләрдә Яңа ел темасына багышланган, «Яңа ел фантазиясе» остаханәләре эшләде.

Раштуа бәйрәме алдыннан да бәйрәм көнендә дә район җирлекләрендә күңелле, күркәм чаралар үтте. Әйтик, Иштирәк җирлегенең мәдәният, китапханә хезмәткәрләре Аулаш авылында көн итүче халыкны Кар кызы, Кар бабайлар булып киенеп әлеге изге бәйрәм белән тәбрикләде, кечкенә бүләкләр таратып йөрде. «Һәр гаилә безне якты йөз белән, рәхмәтләр әйтеп каршы алды. Кая гына керсәк тә безне чәй өстәленә, чәйгә дәштеләр. Бәхет өчен күп кирәкми икән ул. Игътибар һәм ихлас елмаю күпләргә күтәренке кәеф бүләк итә. Һәммәгезне дә Изге Раштуа бәйрәме белән!» – диде котлаучылар. Кенәз, Кече Шилнә, Бәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре дә Раштуа бәйрәме уңаеннан традицион «колядкалар» уздырды. Ильбухтино авлында исә Раштуа төне уңаеннан уеннар, бәйгеләр, чәй эчүләр оештырылды. Шулай ук бәйрәм иртәсендә биредә Макарий Желтоводский исемендәге чиркәүдә Раштуа Литургиясеннән башланды. Аннары бәйрәм йортларга йөреп тәбрикләүләр, уеннар, тематик сәгать белән дәвам итте. Балалар өчен оештырылган Раштуа бәйрәме «Родничок» якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Мария Вохмина, бәйрәм табыны әзерләгән ханымнар тырышлыгы белән бик матур узган.

Менә шундый күңелле чаралар, онытылмаслык кичерешләр, уен-көлке, матур һәм файдалы эшләр белән узды Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар. Алда әле безне Иске Яңа ел бәйрәме көтә. Ул да безгә күтәренке кәефләр, матур кичерешләр бүләк итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев