Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Гомерләрнең көзе дә ямьле

Өлкәннәрне хөрмәтләү, аларга игътибарны арттыру максатыннан ел саен октябрь башында илебездә өлкәннәр декадасы үткәрелә.

Өлкәннәр көне уңаеннан районыбыздагы авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында, предприятие, оешмаларда мәдәни чаралар, бүләкләүләр, чәй өстәлләре оештырылды. Өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлеге 1 нче октябрьдә старт алды. Бу көнне районыбыздагы инвалидлар һәм ветераннар советы рәисләре мул сыйлы табын артында очрашты. Алар өчен эчтәлекле, җыр-моңга бай концерт номерлары күрсәтелде.

Чәршәмбе көнне Тукай районы хакимиятендә җаваплы вазыйфалар башкарган хөрмәтле өлкәннәр өчен кызыклы, бай мәгълүматны үз эченә алган сәяхәт оештырылды.

Иң беренче булып өлкәннәр Биклән һәм Иштирәк авыл җирлеге биләмәләрендә Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексының беренче чиратын төзү эшләренең барышы белән таныштылар. Логистика комплексы төзүнең максаты – полимерларны контейнерлаштыру һәм Азия – Тын океан төбәгенә экспортлауны гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында электрон коммерцияле логистика боҗрасын төзү икәнлеген белделәр.

Аннары өлкәннәр Иштирәк авылында булдылар. Районыбызда «Безнең ишегалды» Республика программасы буенча биш ел эчендә сыйфатлы итеп бик күп эш башкарылды. Бу эшләр төгәлләнү алдында. Шуның бер мисалы – Иштирәк авыл җирлегендә халыкның тормыш-яшәешен, көнкүрешен яхшырту максатыннан башкарылган эшләр. Өлкәннәр Иштирәк күпфункцияле үзәкне карап яхшы үзгәрешләргә таң калдылар. Гадәттәгечә, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендәге педагогик коллектив һәм мәдәният хезмәткәрләре ихтирамга лаек өлкәннәрне милли киемнәрдән матур итеп каршы алдылар һәм халкыбызга хас булганча кайнар коймак һәм татлы ризыклар белән сыйладылар.

Якты чырай, кайнар чәйдән соң өлкәннәрнең күңеле тагын да күтәрелеп китте. Сәяхәтебезне кара тасмадай сузылган асфальт юлдан дәвам итәбез. Менә ул – «Волга» М – 7 трассасы! Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа «Волга» М – 7 трассасының Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган участогы. Киң, иркен, яңа салына торган асфальт юлдан җилдерүләре! Өлкәннәр автобуста барганда бу уңышларның башында республика җитәкчелеге торуын, юл төзүчеләрнең фидакарь хезмәтен кат-кат ассызыкладылар.

Инде килеп Круглое Поле поселогындагы мәктәпне дә күргәч! Өлкәннәрнең шатлыгының иге-чиге булмады. Капиталь ремонт башлангач бу мәктәпнең коры стеналары гына утырып калган иде. Капиталь ремонт 125,6 млн. сумга төште. Бу мөһим эшне башкаруда Круглое Поле тимер юлчылары да финанс ягыннан саллы өлешләрен керттеләр. Рәхмәт аларга. Бинаның нигезеннән алып түбәсенә кадәр һәм эче тулысынча ремонтланды, яңартылды. Мөһим социаль объектның эче һәм тышы – өряңа мәктәп рәвешен алды. Шулай ук мәктәп яны территориясе төзекләндерелде. Мәктәпнең эченә керүгә башка дөньяга килеп кергән сыман булдык. Якты, иркен, киң һәм өр-яңа! Балкып торган мәктәпнең педагогик коллективы һәм укучылар кунакларны җылы каршы алдылар, тәбрикләү сүзләре җыр-моң белән үрелеп барды. Укытучылар һәм укучылар уку йортында бара торган мөһим эшләр, уку-укыту программалары, төрле чаралар, шөгыльләре белән таныштырдылар. Кыскасы, мәктәпне карагач өлкәннәр янә яшәреп киткән сыман булдылар.

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров өлкәннәр декадасы уңаеннан хөрмәткә лаеклы хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп: «Сезнең күбегез белән кулга-кул тотынып эшләү бәхетенә лаек булдым. Сез безне – яшьләрне эшкә өйрәттегез. Бай тормыш һәм эш тәҗрибәгез белән ихластан уртаклаштыгыз. Остазларыбыз! Сез лаеклы алмаш тәрбияләп калдырдыгыз. Һәрвакыт район тормышы белән кызыксынып торасыз. Сезне шатлыклы вакытларда да, авыр мизгелләрдә дә искә алабыз. Киңәш сорап шалтыратканда яхшы фикерләрегезне әйтәсез. Без кулдан килгәнчә сезне хөрмәтләргә тырышабыз. Шулай, бер-беребезне санлап һәм аңлап, хөрмәт итеп, аралашып яшәргә язсын!» – дип изге теләкләрен ирештерде, рәхмәтен белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин район уңышларында өлкәннәрнең өлеше булуын ассызыклап: «Сез яхшы нигез салып калдырганга безнең район гел алдынгылар сафында. Республика буенча авыл районнары арасында социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча һәрвакыт алдынгы сафта барабыз. Арагызда әлеге вакытта да хезмәт куючылар бар. Һәммәгезгә дә сәламәтлек һәм бәхетле тормыш телибез», – диде. Район инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева барлык хезмәт ветераннарын, хөрмәтләү чарасына җыелган өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Алар адресына җылы сүзләрен ирештерде, изге теләкләрен җиткерде. Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова, элеккеге район башлыгы Васил Хаҗиев коллегалары белән бергә эшләгән чакларын гомернең алтын минутлары итеп искә алдылар. Чыгыш ясаучы өлкәннәр барлык чараларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев